16+

«Халык контроле» программасы да Вячеслав Володинда кызыксыну уятты: ул шуңа охшаш системаны Дәүләт Думасы өчен кулланырга кирәклеген әйтте

Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин эш сәфәре белән Казанга килде. Визиты барышында ул IT-паркта булып, югары технологияләр өлкәсендәге технопарк резидентлары белән танышты, дип яза "Татар-информ".

«Халык контроле» программасы да Вячеслав Володинда кызыксыну уятты: ул шуңа охшаш системаны Дәүләт Думасы өчен кулланырга кирәклеген әйтте

Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин эш сәфәре белән Казанга килде. Визиты барышында ул IT-паркта булып, югары технологияләр өлкәсендәге технопарк резидентлары белән танышты, дип яза "Татар-информ".

- IT-индустрия безнең дәүләттә бүген иң өметле тармакларның берсе. Ул кызу үсештә, - дип, Вячеслав Володин IT-эшмәкәрлек вәкилләрен дәүләт белән бергә сөйләшеп, канундагы нинди җитешсезлекләр тармакның үсешенә комачалавын билгеләргә һәм аларны чишү юлларын табарга чакырды.

Республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов аңа парк, анда эшләүче кешеләр, гамәлгә ашырыла торган проектлар хакында кыскача мәгълүмат бирде. "Халык контроле" һәм "Электрон хөкүмәт" порталы белән таныштырды. "Халык контроле" программасы Вячеслав Володинда кызыксыну уятты. Бу система хакында мәгълүмат тыңлаганнан соң, ул Рөстәм Миңнехановка шуңа охшаш системаны Дәүләт Думасы өчен кулланырга кирәклеген әйтте һәм тәкъдимен җиткерде.

- Безгә дә шундый программа булдырырга кирәк. Без Татарстанда депутатлар эшчәнлеген тәэмин итә торган программага заказ бирәчәкбез. Программа депутатларның гражданнарны кабул итүен һәм мөрәҗәгатьләрен контрольдә тотарга тиеш. Шулай ук ул Дәүләт Думасы комитетлары эшчәнлегенә бәйле булачак. Комитетларда ничә канун каралган, ничәсе каралырга тиешлеген, вакыт аралыкларына сыешу-сыешмаулары күрсәтеләчәк, - диде Дәүләт Думасы рәисе.
Моннан тыш, ул Татарстандагы Иннополис базасында экспертлар мәйданын булдыру кирәклеген әйтте.

- Әлеге мәйданчыклар экспертизалар үткәрү белән генә шөгыльләнмичә, кануннарны язганда тәкъдимнәрегезне дә кертерлек булсын иде. Безгә Россиядә IT-технологияләрне үстерү өчен хокукый кыр булдырырга кирәк, - диде Дәүләт Думасы рәисе.

Вячеслав Володинга "Дәүләт заказы" системасы эшчәнлеге хакында, IT-паркта эшләнелгән "maksat" кушымтасын һәм медицина анализларын теркәү өчен файдаланыла торган яңа җайланма, "Глонасс +112", "Автодория" мәгълүмати системасы да тәкъдим ителде.
Казанга визиты кысаларында Вячеслав Володин Иске Татар бистәсенең тарихи объектлары белән дә танышты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading