Яңа ел бәйрәмнәрен зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Гаилә бергә җыела, кунаклар килә, табыннар – мул, кәефләр күтәренке чор бу. Табиблар гына Яңа ел чорын сагаебрак көтә.
Күп еллык күзәтүләрдән күренгәнчә, нәкъ менә бәйрәм көннәрендә сәламәтлек белән бәйле хәвеф-хәтәрләр ешрак була. Кешеләр гадәти тормыш тәртибен оныта, артыгын ашый, чамасын белмичә спиртлы эчемлекләр куллана, чана-тимераякта шуу кебек күңел ачулар да кайчак хастаханә ятагында тәмамлана.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш гастроэнтерологы, Республика клиник хастаханәсенең гастроэнтерология бүлеге мөдире Әлфия Одинцова искәртеп киткәнчә, ашый торган ризыгыбыз организмга турыдан-туры йогынты ясый. Бәйрәм булуына карап, ашказаны-эчәк тракты эшләү тәртибен үзгәртми. Әгәр кешедә хроник авырулар бар икән, алар Яңа ел төнендә дә «ял итми». Күпләр «бүген ярый инде» дип уйлый, ләкин нәкъ шул бер тапкыр ашказанында авырлыкка, сару кайнауга, хроник авыруларның кискенләшүенә китерергә мөмкин.
- Ашказаны-эчәк тракты хроник авырулары булган кешеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Даруларны бәйрәм сәбәпле туктату ярамый. Алар көн саен, билгеләнгән тәртиптә кабул ителергә тиеш. Алкоголь белән даруларны бергә куллану исә бик куркыныч, чөнки икесе дә бавырга көчле йөкләнеш бирә һәм дәвалау нәтиҗәсе кими төшә, - дип кисәтә табиб.
Гастроэнтеролог сүзләренчә, Яңа ел төнендә киң таралган хаталарның берсе – көн буе ашамыйча йөреп, төнгә кергәч чамасын белмичә ашау. Бу ашказаны өчен зур стресс. Шуңа күрә иртәнге, көндезге ашларны калдырмыйча, бәйрәм табынына ач утырмау күпкә отышлырак. Кеше азрак ашый һәм үзен яхшырак хис итәчәк.
Бәйрәм көннәрендә хәрәкәт турында да онытырга ярамый. Саф һавада йөрү, балалар белән уеннар уйнап керү, җиңелчә физик активлык ашкайнатуны яхшырта һәм кәефне күтәрә, дип киңәшләрен бирде Әлфия Одинцова.
Алкогольгә килгәндә, табибларның фикере бердәм: теләсә күпме күләмдә ул сәламәтлек өчен куркыныч. Спиртлы эчемлекләр бавырга, йөрәккә, нерв системасына тискәре йогынты ясый. Аны җылыну чарасы буларак кабул итү дә хаталы. Алкоголь, киресенчә, җылылыкны организмнан тизрәк чыгара.
Алкогольле хәлдә кеше егылырга, өшергә, үз-үзен контрольдә тота алмаска мөмкин. Алкогольне мунчада куллану исә аеруча хәвефле, йөрәк-кан тамырлары системасына йөкләнеш бермә-бер арта.
Кайбер кешеләргә алкоголь бөтенләй ярамый. Алар бәйлелеген белеп тә, бәйрәмдә үзләренә: «Бераз гына эчәм», – дип рөхсәт бирә. Әмма мондый «бераз» еш кына җитди проблемаларга китерә. Әгәр кеше алкоголь куллануны контрольдә тота алмавын сизә икән, моны игътибарсыз калдырмаска, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк, - ди Республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары Степан Криницкий.
Кышкы каникулларда иминлек мәсьәләләре дә бик мөһим. Бигрәк тә балаларга күз-колак булырга кирәк. Таудан шуганда, шугалакта, бозлавыкта егылып җәрәхәтләнү очраклары еш күренеш. Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату, аларның нәрсә белән шөгыльләнүен белеп тору – ата-ананың җаваплылыгы, ди Республика балалар клиник хастаханәсенең амбулатор травматология һәм ортопедия үзәге мөдире Ленар Дзюменко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар