Быел ТР башкаласында күп фатирлы торак йортлардагы гомуми милекне капиталь төзекләндерү җирле программасына 291 йорт кертелгән.
Быел Татарстан башкаласында капиталь төзекләндерү программасы күп фатирлы торак йортларны, мәктәпләрне, балалар бакчаларын, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре итүгә һәм өстәмә урыннар булдыруга каралган биналарны, яшүсмерләр клубларын, шулай ук гомумбелем бирү йортларында "Уңайлы мохит" программасын колачлады. Капиталь төзекләндерү чараларын финанслауның гомуми күләме 1,49 млрд сум тәшкил иткән.
Аерым алганда, күп фатирлы торак йортлардагы гомуми милекне капиталь төзекләндерү җирле программасында 291 йорт катнашкан. 155 йортта гомуми 1,26 млрд сумлык комлекслы эшләр башкарылган, 34ендә барлыгы 110 лифт алыштыруга 195 млн сум, 104ендә лифт җиһазларын диспетчерлаштыруга 33,11 млн сум акча тотылган. Моннан тыш, 79 йортта җылылык тәэмин ителеше буенча, 20сендә кайнар су һәм 79ында салкын су тәэмин ителеше, 68ендә су бүленеше, 60ында электр тәэмин ителеше буенча ремонт ясалган, шулай ук 35 йортның подвалы, 85енең түбәсе, 101енең фасады һәм 72 йортта подъездлар яңартылган.
Бу хакта бүген Казан җитәкчелегенең башкала мэры Илсур Метшин рәислегендә уздырылган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Казан каласы Башкарма комитетның Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте. Ул капиталь төзекләндерү программасының инде 8 ел гамәлдә булуын искәртеп, шушы вакыт эчендә 2015 йорт техник яктан норматив хәлгә китерелде, бу исә шәһәр торак фондының 40 проценты кадәр, диде.
ТКХ комитеты рәисе тәгаенләп узганча, быел программаны финанслау, нигездә, күп фатирлы торак йорт милекчеләр (756,4 млн сум; 50,7 процент), шулай ук республика бюджеты (432,6 млн сум; 29,2 процент), шәһәр бюджеты (290,9 млн сум; 19,4 процент) һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды (12,8 млн сум; 0,9 процент) хисабына башкарылган.
Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп узганча, җылыту өчен фактик түләүгә күчүне исәпкә алып, күп фатирлы торак йортларны җылылык бирүне урамдагы һава температурасына бәйле рәвештә көйли торган автоматлаштырылган системалар белән тәэмин итү зарур. Капиталь төзекләндерүгә бүлеп бирелгән акча хисабына быел Казанда 101 йортта шундый 112 җиһаз урнаштырылган.
Хәзерге вакытта "Куркынычсыз шәһәр" программасы кысаларында башкаланың Мәскәү һәм Идел буе районнарында күп фатирлы йортлар һәм лифтлар видеокүзәтү системалары белән тәэмин ителә. Әлегә бу эш эксперимент рәвешендә башкарыла.
Төзекләндерү эшләрен башкаруны контрольда тоту һәм кабул итү системасының нәтиҗәле эшчәнлеге нәтиҗәсендә, быел 45 млн сум күләмендә акча янга калган. Әлеге акча хисабына программага өстәмә рәвештә 11 яңа объект кертелгән, программада катнашкан 33 йортта исә эшләрнең 56 яңа төре башкарылган. Янга калган акча дигәндә, соңыннан журналистларның, нинди чыганаклар турында сүз бара, төзелеше материаллары кыйммәтләнә барганда, капиталь ремонтта акча ничек янга кала ала, дип кызыксынуына комитет башлыгы, җылылык белән тәэмин ителеш системалары, кагыйдә буларак, йортта тулысынча яңартыла, әмма һәр елны фатиры балконнарын буятудан, торбаларын алмаштырудан баш тартучылар, гомумән, фатирына кертмәүчеләр була, мондый очракта тиешле акт төзелә һәм җаваплылык милекчегә күчә, шул рәвешле, ремонтка дигән акча янга кала, дип аңлатты.
Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, моннан тыш, 2012 елдан бирле ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән Казанда социаль учреждениеләрне капиталь төзекләндерү программасы тормышка ашырыла. Гомумән алганда, 4 елда урта гомумбелем бирү йортларының 108 бинасы рәткә китерелгән - бу башкаланың югарыда телгә алынган программага кертелгән мәктәпләренең 81 проценты дигән сүз. Әлеге максатларга җәмгысе 2,4 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Быел исә Казанда 17 мәктәп капиталь төзекләндерелгән. Финанслауның гомуми күләме 504 млн сум тәшкил иткән. Шулай ук төзелгәненә 30 елдан артыграк булган 4 балалар бакчасы яңартылган. Нәтиҗәдә, бүген 665 сабый башкаланың Ленинград, Октябрь, Гладилов һәм Карбышев урамнарындагы төзекләндерелгән мәктәпкәчә белем бирү йортларында тәрбияләнә.
Балалар бакчасы итүгә һәм өстәмә төркемнәр булдыруга каралган биналарны капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру барышында, 32 объектта эшләр башкарылган. Нәтиҗәдә, 975 өстәмә урын барлыкка килгән.
Агымдагы елда ТР башкаласында 5 яшүсмерләр клубы гомуми 40,6 млн сумлык капиталь төзекләндерелгән: "Кояш Нуры", "Бокс", "Эфебия", "Электрон", "Старт". Моңа кадәр әлеге клубларда матурлау эшләре генә башкарылган булганлыктан, аларда түбәдән су агу, яктырту, биналарның фасадына бәйле проблемалар күзәтелгән. Төзекләндерү барышында әлеге проблемалар хәл ителгән.
"Ел башында алдыбызга куелган бурычларны үти алырбызмы икән, дигән шик-шөбһәләр туган иде. Катлаулы ел булуга карамастан, программалар план буенча гамәлгә ашырылды. ТР Хөкүмәте үз өстенә алган барлык бурычлар тулысынча үтәлде, хәтта арттырып үтәде", - дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин бу мәсьәләдә.
Капиталь төзекләндерү программасына турында сүз йөртеп, ул, бәяләр артуга карамастан, бүлеп бирелгән суммага сыюшудан тыш, 45 млн сум акчаның янга калдыру нәтиҗәсендә, өстәмә рәвештә башкаланың 11 йортының капиталь төзекләндерелүенә, 33 йортта исә башкарыла торган эшләр төрләренең саны артуына аерым игътибар юнәлтте.
"Бу, үз чиратында, акчаны нәтиҗәле сарыф итү һәм бу юнәлештә эшләүче команда эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сөйли", - диде мэр. Ул Казанда балалар бакчаларын һәм яшүсмерләр клубларын төзекләндерелә башлануының мөһимлеген ассызыклап, әлегә яңартылган объектлар саннарының чагыштырмача аз булуын, әмма, иң мөһиме, беренче адымның ясалуын һәм бу юнәлештәге эшнең киләчәктә дә дәвам иттереләчәген билгеләп узды.
www.tatar-inform.ru
Фото: s3.stc.all.kpcdn.net
Комментарийлар