16+

Июль «революциясе»: торак базарында нинди яңалыклар көтелә?

Торак базары июль «революциясе»нә әзерләнә. Риэлторлар, өлеш кертеп түләү белән фатир алуга кагылышлы яңа закон кабул ителгәннән соң, торак бәяләре 20 процентка артачак дип фаразлаган иде.

Июль «революциясе»: торак базарында нинди яңалыклар көтелә?

Торак базары июль «революциясе»нә әзерләнә. Риэлторлар, өлеш кертеп түләү белән фатир алуга кагылышлы яңа закон кабул ителгәннән соң, торак бәяләре 20 процентка артачак дип фаразлаган иде.

Яңа торак алырга уйлаган халык та бу көнне борчылып көтә. Әмма юкка куркабыз, ахры. 1 июльдән торак бәяләре алай кинәт артмас, ди белгечләр. Өстәвенә, Россия Төзелеш министрлыгы бу датаны 1 октябрьгә кадәр озынайтырга җыена, дип яза «Коммерсант». Бу вакытка кадәр йортның 30 проценты төзелеп беткән һәм андагы фатирларның 10 проценты сатылган булырга тиеш. Юк икән, төзелеш компаниясе яңа таләпләрне истә тотып эшләргә мәҗбүр. Ә бу кочак-кочак документ, тикшерүләр, кыскасы, өстәмә мәшәкать дигән сүз.

Эскроу-счетлар белән республикада 16 банк эшли. Сүз уңаеннан, кайбер төзелеш компанияләре 1 июльне көтеп тормаган. Республикада эскроу счетлар ярдәмендә килешү төзүчеләр инде бар. Росреестрның Татарстан идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча июнь аенда шундый өч дәүләт теркәве килешүе имзаланган. Кредит сорап, застройщиклар да банкларга мөрәҗәгать итә башлаган. Тик май аена алынган мәгълүматлар буенча, 106 гаризаның бары алтысы гына хупланган. Беренче коймак төерле булуы аңлашыла, бу мәсьәлә акрынлап җайга салыныр дип ышаныйк.
 
Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстандагы объектларның 70 проценты иске кагыйдәләр буенча төзелеп бетәр, мөгаен. Ул торакларның күбесе инде иске бәядән сатылган. Ә менә запас беткәч, йортлар яңа кагыйдәләр буенча төзелә һәм сатыла башлагач, торак базарында үзгәреш булмый калмас. Риэлторлар моны тагын бер ел, ел ярымнан соң билгеле булыр, ди. Хәзер дә бәяләр бер урында тормый анысы. Яз башындагы бәяләр белән чагыштырганда, фатирлар кыйммәтләнде. Хәзер бер бүлмәле фатир Казанда уртача 3 миллион сум тора. Дөрес, күп төзелеш компанияләре төрле ташламалар, акцияләр белән халыкны кызыктырырга тырыша. Әйтик, шәригать законнары буенча рассрочкага процентларсыз фатир алу мөмкинлеге бар. Өченче баласы туганнарга аз ставка белән кредит алырга була, трейд-ин программасы буенча иске торагыңны тапшырып, яңасын ташлама белән алу каралган. Җәйгә торак тагын 5-6 процентка кыйммәтләнер дип көтелә. Төгәл суммасын әйтә алмасалар да, күчемсез милек сату агентлары «киләчәктә фатирга бәяләр инде төшмәячәк» дип ышандыра.

Марсель Абдулхаков, Казан шәһәренең торак сәясәте идарәсе башлыгы:

– Элек фатир сатып алучы турыдан-туры застройщик белән эшләсә, хәзер өлеш кертеп түләп фатир алучылар банклар белән эш итәчәк. Ягъни торак өчен кертемнәрен банкларда ачылган махсус эскроу-счетларга салачак. Кеше үзенә ошаган фатирны сайлаганнан соң, застройщик белән гадәттәгечә килешү төзи, анда банкта эскроу-счет ачу шарты куела. Килешү Росреестрда теркәлә, шуннан соң фатир сатып алучы банкка билгеле бер суммада акча кертә. Застройщикка бу акчалар бирелми, алар, килешүдә күрсәтелгән объект куллануга тапшырылганчы, банкта саклана. Йорт төзелеп беткәннән соң, банк застройщикка эскроу-счеттагы барлык акчаларны да күчерә. Әгәр төзүче компания банкротлыкка чыга икән, өлеш кертеп түләүче килешүне өзә һәм керткән акчаларын кире ала.

Анна Арахамия фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading