Әле 6-7 ел элек кенә Казанга елына 460 мең турист килә иде. Бу санны бер миллионга җиткерергә кирәк, дигәч, кайберәүләр ышанмыйча, мыек астыннан гына елмаеп куйган иде ул чакта. Бер миллион гына түгел, ике миллионга җиттек, хәзер безнең максат- өч миллион. Казан мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе»дә шулай диде.
Бу җәйдә Казанда узачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты туристлар агымын янә 18 процентка арттырыр, дип фаразлыйлар. Җәйге зур спорт чараларына кадәр майның соңгы шимбәсендә әле Халыкара Казан велотөне үткәреләчәк. Узган язда да бу чарага башкалага Россия шәһәрләреннән һәм чит илләрдән меңнәрчә велосипедчылар килгән иде. 24-26 апрельдә Алла Духованың «Тодес» балет мәктәп-студияләре фестивале булачак. Казанда 16-18 октябрьгә тагын бер зур мәдәни чара - Аргентино тангосы беренче халыкара фестивале билгеләнгән.
Казанлыларны, туристларны һәм шәһәр кунакларын быел тагын бер мавыктыргыч яңалык көтә: 1 майдан Кабан күлендә экскурсия катерлары йөри башлаячак.
- Казансу елгасында да шундый ук маршрут ачылачак, ләкин чемпионат уздырылу сәбәпле, бу эшне киләсе елга калдырдык. Инвесторлар ике катер кайтарды инде, - диде Туристлыкны үстерүгә булышлык комитеты директоры Евгения Лодвигова.
Шулай ук ул Казанны дини туризм почмагы буларак та күрүен әйтте, моның өчен башкалада җәлеп итәрлек изге урыннар җитәрлек. Дөнья буенча 200 миллион кеше ел саен дини эчтәлектәге сәяхәтләргә бара икән.
Эльмарт Уразов, Пермь крае:
- Соңгы ун-унбиш елда Казан күзгә күренеп үсте. Шул ук вакытта шәһәрнең читтәге урамнарында әле эшләнәсе эшләр бар. Сездә халык бик игътибарлы, бер-берсенә матур мөгамәләдә. Узган атнада килгән идем Казанга, соңга калып кына Камал театрына барырга уйлап, кассага шалтыраттык. Борчылмагыз, билетларны сезнең өчен калдырып торабыз, килегез дип ягымлы итеп сөйләшкәннәренә күңел булды. Спектакль дә ошады. Казанга баргач, күңелгә бер рәхәтлек алып кайтып китәбез.
Сания Исәнбаева, Башкортстан:
- Элек илебез халкы туристлар шәһәре буларак Мәскәү белән Санкт-Петербургны гына белә иде. Хәзер Казанга карата да кызыксыну артты, мин моны Универсиада белән бәйләп карыйм. Уеннар барган вакытта телевизордан Казан турында еш сөйләделәр, гел аны күрсәттеләр. Шуның белән ул халыкта кызыксыну уятты. Узган елны шәһәрегездә турист сыйфатында үзем дә булып кайттым. Казан бик нык үзгәргән, заманчалашкан. Шулай да миндә иң зур тәэсир калдырганы Болгар шәһәрчеге булды.
Булат Сафиуллин, Удмуртия:
- Казанга ел саен киләбез, иң яратып барган урыныбыз - аквапарк. Татарстанда туганнарым бик күп, шунда гомер итсәләр дә, берсенең дә аквапаркка барганы юк. Ә без Удмуртиядән хәтле киләбез. Шәһәрегез матур, чиста, төзек.
Сүз уңаеннан:
Казанда 1-12 май көннәрендә, милли ашларны таныту максатыннан, гастрономия фестивале уздырылачак. 1 май - өчпочмак көне. Бу көнне «Туган авылым» комплексында дөньядагы иң зур өчпочмакны әзерләү буенча рекорд куярга планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар