Тиз генә фатир алам дип хыялланма
Тагын бер киң таралган программаларның берсе – социаль ипотека. Республика җитәкчелеге, Россиядә тиңе булмаган, башка төбәкләр хыяллана да алмаган программа дип атый аны. Халык арасында «авыл ипотекасы» дигән исеме дә бар. Шартлары – бюджет өлкәсендә эшләү, торакка мохтаҗ булу. Гаиләдәге бер кешегә торак 18 квадрат метрдан артмаган очракта, район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә була. Махсус комиссия тикшергәннән соң, гаилә программада катнаша ала дип карар чыгарса, ул фатир алуга чиратка бастырыла, фонд белән гариза тапшыручы арасында килешү төзелә, гаиләгә номер билгеләнә. Ай саен исәп счетына билгеле бер күләмдә акча салып барырга кирәк. Торакка дәгъва кылу өчен, исәп счетына фатир бәясенең 10 процентын кертергә туры киләчәк.
Социаль ипотека программасы буенча һәр туган балага 200 мең сум акча бүлеп бирелә. Тагын бер отышлы ягы – еллык ставка 7 генә процент. Моңа кадәр ана капиталын да социаль ипотеканы түләү өчен кулланырга рөхсәт ителә иде. Тик күптән түгел канунга кергән үзгәрешләр нәтиҗәсендә, бу өлкәдә чикләүләр кертелде. Социаль ипотека программасы буенча фатирга чиратта торучыларга әлеге хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Ялгыз пикетларга да чыгып карадылар. Ни дисәң дә, 453 мең сум аз акча түгел. Күпләр аны нәкъ торак шартларын яхшыртуга тота иде бит. Дәүләт торак фондында исә бу мәсьәләне уңай хәл итү турында сөйләшүләр бара. Ана капиталы белән ипотеканы түләү мөмкинлеге калдырылган очракта да, кайбер таләпләр үзгәрәчәк, ди фондның башкаручы директоры урынбасары Булат Гыйльманов.
Фатирларны тиз генә алу турында хыялланып булмый анысы. Кем ничек эшли бит: төзелеш сүлпән барган районнар җитәрлек, елына берничә торак тапшырганнары да очрый. Кайбер авылларда бу программа бөтенләй актуаль түгел, төзелеш өчен җиргә кытлык булу, подрядчы оешмалар белән килешеп эшләмәү аркасында, эш тоткарлана.
Әнә Яшел Үзән районының Олы Яке авылында яшәүче Яруллиннар гаиләсе дүрт елдан артык фатир көтә. Алар да – авылда төпләнеп калган яшь гаилә. Алинә бюджет өлкәсендә эшләгәч, социаль ипотека программасыннан файдаланырга булганнар. «Районда әлеге программа буенча торак аз төзелә. Куллануга тапшырылган фатирларның күбесен авария хәлендәге йортлардан күченүчеләргә бирделәр. Вәгъдә ителгәнне ничә ел көтәсе булыр? Ай саен билгеле бер күләмдә кертем дә түләп барырга кирәк бит. Бер сеңлем, сабырлыгы бетеп, программадан чыкты. Классик ипотека белән Казаннан фатир алды. Икенче сеңлемнең программага басканнан соң өч баласы туды инде, фатир һаман да юк», – ди Алинә.
Арендалы торакта кемнәр яши?
Арендалы торак. Монысы хакында соңгы елларда гына сөйли башладылар. Баксаң, шәһәрдә генә түгел, авылларда да арендалы торакка ихтыяҗ бар икән. Әлеге программа буенча районнарда җиһазландырылган, бар уңайлыклары булган аерым йортлар төзелә. Бер кимчелеге – йортларны сатып алып булмый, аларда вакытлыча гына яшәргә мөмкин. Аның каравы торакта яшәүчеләр аренда бәясен һәм коммуналь хезмәтләр өчен генә түләп бара. Районга карап, бәяләр аерыла. Бу программа күбесенчә читтән җәлеп ителгән, торыр урыны булмаган белгечләр өчен каралган.
Былтыр авылда яшәүче яшь гаиләләр өчен йөрәккә сары май булып яткан дәүләт ярдәмнәре тагын өстәлде. Әйтик, авыл җирендә яшәүче гаиләдә туган беренче сабыйга – 50 мең сум, өченче балага 100 мең сум түләү каралган. Путин өченче балага тагын 450 мең сум да вәгъдә итә бит әле. Беренче балага ана капиталы биреләчәк икән дигән сүзләр дә йөри.
Кыскасы, авылда да гөрләтеп яшәргә була. Бары авыл тормышын яратырга, иренмәскә, ялкауланмаска гына кирәк.
Һәр туган сабыйга – 100 мең
Рәфгать Фәттахов, Чирмешән районы, Лашман авылы башлыгы:
– Ике бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар Әмир авылында туып-үскән. Алар хәзер Сургутта яши. Ләкин авылларын онытмыйлар, гел кайтып йөриләр. Авылны, районны үстерүгә зур өлеш кертәләр. Авылның уртасыннан елга ага. Җиңел машиналар йөри алсын өчен, Әгъләмовлар өч күпер салдырып куйды. Авыл башында «Әмир» дигән язу балкып тора. Бу да аларның хезмәте. Авылда теркәлгән гаиләдәге һәр туган сабыйга 100 мең сум акчалата бүләк тә бирәләр әле. Шул рәвешле былтыр авылда өч гаиләдә бала туды. Әмир авылы көнен зурлап уздыралар. Районда зур, ике манаралы мәчет салдырып куйдылар. Клубны аппаратура, сәхнә костюмнары белән тәэмин иттеләр. Күп функцияле үзәк ачылгач, 100 мең сум бирделәр. Торак төзүче яшьләргә дә процентсыз кредит биреп торалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар