16+

“Каракүз” фестивале: концерт, мунча һәм 1200 порция окрошка

17 июльдән 2 августка хәтле Әлмәттә “Каракүз” этнофестивале узачак.

“Каракүз” фестивале: концерт, мунча һәм 1200 порция окрошка

17 июльдән 2 августка хәтле Әлмәттә “Каракүз” этнофестивале узачак.

“Каракүз” этнофестивале милли традицияләрне, заманча сәнгатьне, музыка, биюне, Россия һәм башка илләр халыкларының театрын һәм мәдәниятен берләштерә. Фестиваль «Татарстанда җәй» республика проектының бер өлеше һәм җәйге мәдәни программаның төп вакыйгаларының берсе булып торачак.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова билгеләп узганча, фестиваль елдан-ел үсә һәм аның программасында ул колачламаган бер генә юнәлеш тә калмаган. “Шул ук урам, анимация, китап һәм музыка фестивальләре дисеңме. Гомумән әйткәндә, “Каракүз” кәеф барлыкка китерә торган чара. Һәм беренче чиратта ул патриотизм хисен, кече ватаның, туган җирең, халкың белән горурлану  хисен тудыра. Ә минем өчен фестиваль, министр буларак, зур иҗади лаборатория ул. Без анда яшь талантларны барлыйбыз, аларга үз иҗади юлларын табарга ярдәм итәбез”, – дип белдерде ул журналистлар белән очрашуда. 

Фестиваль кунакларын быел да концерт программалары, урам перформанслары, мастер-класслар, гастрономия проектлары, артистлар белән очрашулар һәм ачык һавада үтәчәк башка бик күп чаралар көтә. 

Беренче фестиваль уикендында "Алнас" стадионында мәдәни мирасны заманча сәнгать формалары белән тоташтыручы этнофестиваль узачак. Территориядә уннан артык тематик мәйданчык: осталар ишегаллары, тарихи реконструкцияләр, «Этномаркет», халык уеннары һәм һөнәрчелек мастер-класслары эшләячәк. 
“Каракүз” фестиваленең һәм Татарстанның атказанган артисты, фестиваль амбассадоры Сәидә Мөхәммәтҗанованың уртак мәдәни продукты да тәкъдим ителәчәк. Җырчы үзе хәбәр иткәнчә, «Җаныем җанашым» дигән музыкаль альбом фестивальнең төп идеясен ассызыклый: традицияләр үткәндә калмый, ә актуаль сәнгать булдыру өчен нигез булып тора. 

Музыкаль программа Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Мордовия, Тыва, Бурятия, Курган һәм Мәскәү җырчыларын берләштерәчәк. 
Гастрофестивальдә татар һәм рус кухнясына багышланган ике тематик мәйданчык эшләячәк. Кунакларны милли ризыклар, авторлык стрит-фуды, камыр ризыклары, десертлар һәм традицион ризыклар көтә. Шунда ук 1200 порция окрошка таратылачак.

Болардан тыш мунча, “Кладовка” экофестивале, заманча хореография, сынлы сәнгать, урам театры, китап, авторлык җыры, джаз, орган музыкасы, “Аулак” театр фестивальләре үтәчәк.   

«Татнефть»нең социаль үсеш буенча генераль директоры урынбасары Ренат Мамин сүзләренчә, «Татнефть» компаниясе өчен әлеге фестиваль мәдәнияткә ярдәм итү генә түгел, социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлеше дә булып тора. “Без яхшы аңлыйбыз, компания үзенең төп җитештерү эшчәнлеген гамәлгә ашыра торган шәһәрләрдә максималь уңайлы шартлар булырга тиеш, һәм, әлбәттә инде, кызыклы, бай мәдәни тормыш та. Шулай ук фестиваль мәдәниятебезне саклау өлкәсендәге күп кенә проектларны берләштерә” диде ул.
Спикер фестивальнең территорияләрне үстерүдә җитди корал булуын да ассызыклады. 

Фото: Әлмәт районы матбугат үзәгеннән
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading