16+

Казан Хезмәт даны шәһәре булырмы?

Россиянең кайбер калаларына Хезмәт даны шәһәре исеме биреләчәк. Бу исемгә Казан да  дәгъва кыла. Ил башлыгы Владимир Путинга үтенеч белән мөрәҗәгать итүне сорап, кала мэры Илсур Метшин бүген ТР Дәүләт Советы депутатларына  мөрәҗәгать итте. 

Казан Хезмәт даны шәһәре булырмы?

Россиянең кайбер калаларына Хезмәт даны шәһәре исеме биреләчәк. Бу исемгә Казан да  дәгъва кыла. Ил башлыгы Владимир Путинга үтенеч белән мөрәҗәгать итүне сорап, кала мэры Илсур Метшин бүген ТР Дәүләт Советы депутатларына  мөрәҗәгать итте. 

- Илебез Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулуны билгеләп үтәргә әзерләнә, - дип сүз башлады Казан мэры Илсур Метшин. Аның фикеренчә, Бөек Җиңүне якынайту өчен бөтен көчен куйган тыл хезмәтчәннәре хакында да онытмыйча, алар турында истәлекне мәңгеләштерү кирәк. Шул максаттан, илебездәге кайбер шәһәрләргә, төгәлрәк алганда, сугышка хәрби продукция җибәргән, хезмәт батырлыгы күрсәткән калаларга Хезмәт даны каласы исеме биреләчәк. 

- Безнең шәһәребез бу исемгә лаек булу өчен барлык алшартлары да бар. Чөнки ул сугыш чорында иң мөһим тыл үзәкләренең берсе була. Сугыш чорында 139 сәнәгать оешмасы үзгәртеп корыла, үзәк һәм көнбатыш төбәкләрдән 70 тән артык оешма эвакуацияләнә. Казанда 600 дән артык төрле корал җитештерелә, туктаусыз патроннар ясау эше җайга салына. Һәр алтынчы хәрби очкыч Казанның авиация заводларында чыгарыла, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин һәм башкалада эшләгән башка сәнәгать өлкәсендә уңышлар белән таныштырды. 

Сугыш вакытында Казанда җиңел промышленность та артта калмый. Көн саен фабрикаларда  бер полкны киендерерлек һәм дивизиягә җитәрлек аяк киемнәре җитештерелә. Сүз уңаеннан, сугыш башында укчылар полкында  3,2 мең кеше, ә 1941 ел язында укчылар дивизиясендә якынча 14,5 мең кеше исәпләнүе билгеле. 

Сугыш чорында Казанда 822 мең шинель, 6 млн пар киез итек, 5 млн пар армия өчен итек җитештерелгән. 

- Эшчеләрнең хезмәте югары бәяләнде. С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы Кызыл Байрак ордены белән  бүләкләнде. 387 нче авиация заводы да Хезмәт байрагы орденына лаек булды, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. 

Сугыш чорында аяусыз хезмәтләре өчен 1 меңнән артык казанлы орденнар белән бүләкләнгән, 10нан артыгы Социалистик Хезмәт герое исеменә лаек булган. Моннан тыш, 43 мең кешегә “Тыл хезмәтчәне” исеме бирелә. 1984 елда Казан Ленин ордены белән бүләкләнә. Билгеле инде, бу Татарстан башкаласы һәм аның кешеләре лаек булган кайбер Дәүләт бүләкләре генә. 

Мэр чыгышыннан соң Хафиз Миргалимов үз фикерен җиткерде. 

- Без ветераннарыбызга гына түгел, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына хөрмәт күрсәтәбез, - диде депутат һәм сугыш чоры балаларына кагылышлы закон проекты өчен тавыш бирергә өндәде.

Лилия ЛОКМАНОВА
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading