Быел республикада 45 меңнән артык бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлый, Казанда 13864 бала беренче сыйныфка бара.
Иртәгә - Белем бәйрәме. Татарстан мәктәпләрендә тантаналы чаралар, линейкалар уза.
Татарстанда мәгариф системасын үстерүгә зур игътибар бирелә. Әлеге өлкәдә дәүләт программалары да уңышлы эшләп килә.
- Бала кайда гына укыса да, шәһәрдәме, авылдамы - ул сыйфатлы белем алырга хокуклы. Республикада яшәүче һәр балага югары сыйфатлы белем һәм яхшы тәрбия бирелергә тиеш! - ди Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.
Быелгы уку елыннан башлангыч сыйныфлар яңа федераль стандартлар буенча белем алачак. Татарстанда телләрне өйрәнүгә дә басым ясалачак. Беренче чиратта туган телне белү мөһим, татар, рус телләреннән тыш, чит телләрне дә ныклап өйрәнәчәк укучылар. Казанда иртәгә ачылачак Халыкара мәктәпнең яңа корпусы моның ачык мисалы. Әлеге мәктәп халыкара дәрәҗәдә белем бирә, көндәшлеккә сәләтле, төпле фикер йөртүче балалар тәрбияли. Мәктәптә укулар бары инглиз телендә генә алып барыла. 2014 елдан бирле мәктәптә башлангыч белем бирелсә, бүген урта белем бирү сыйныфлары да ачыла. Шулай ук Чаллыда да 30нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе ишекләрен ачар дип көтелә.
Мәгариф системасында мәктәпләрне материаль-техник база белән тәэмин итү, кадларны җәлеп итүгә дә игътибар бирелә. Татарстан мәктәпләрендә барлыгы 761 яшь укытучы белем бирә, һәрберсе компьютерлар белән тәэмин ителгән, укучыларга белем алу өчен шартлар тудырылган. 2012 елдан бирле капиталь ремонт программасы буенча 717 мәктәп һәм 63 балалар бакчасы ремонтланды. Соңгы ике ел эчендә муниципалитетлар 123 яңа мәктәп автобусы алды. Эшлисе эшләр дә җитәрлек. Әйтик, республикабыз мәктәпләрендә бүген 380 меңләп бала белем ала. Казанда һәр унынчы бала икенче сменада укыячак. Татарстанда 17 мәктәпкә ихтыяҗ бар. Бу мәсьәләне федераль программа кысаларында хәл итәргә тырышалар. Киләчәктә Казанда 8 мең урынга исәпләнгән 7 мәктәп төзү планлаштырылган.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Комментарийлар