16+

Казанда Идел аша күпер салыначак

Татарстанда соңгы 5 елда юллар төзелешенә 60 миллиард сум акча тотылган. Премьер-министр Илдар Халиков бу санны республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә игълан итте. Министр Ленар Сафин докладында әйтелгәнчә, төбәк әһәмиятендәге юллар һәм 7 күпер тиешле нормалардан 55 процентка күбрәк басым астында файдаланыла. М-7 «Волга» автотрассасының аерым участокларыннан тәүлегенә...

Казанда Идел аша күпер салыначак

Татарстанда соңгы 5 елда юллар төзелешенә 60 миллиард сум акча тотылган. Премьер-министр Илдар Халиков бу санны республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә игълан итте. Министр Ленар Сафин докладында әйтелгәнчә, төбәк әһәмиятендәге юллар һәм 7 күпер тиешле нормалардан 55 процентка күбрәк басым астында файдаланыла. М-7 «Волга» автотрассасының аерым участокларыннан тәүлегенә...




Татарстанда соңгы 5 елда юллар төзелешенә 60 миллиард сум акча тотылган.
Премьер-министр Илдар Халиков бу санны республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә игълан итте. Министр Ленар Сафин докладында әйтелгәнчә, төбәк әһәмиятендәге юллар һәм 7 күпер тиешле нормалардан 55 процентка күбрәк басым астында файдаланыла. М-7 «Волга» автотрассасының аерым участокларыннан тәүлегенә 40 мең автомобиль уза. Чиктән тыш тыгызлык юлларның ватылуына һәм автоһәлакәтләргә китерә. «Якын елларда Казан - Чаллы арасындагы юлны үзгәртеп төзүне тәмамлау бурычы тора. Мамадыш турысында Кама елгасы аша тагын бер күпер төзеләчәк. Әлеге корылма Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узарга мөмкинлек бирәчәк», - диде Ленар Сафин.
Казанның көньяк тарафыннан да Идел аша күпер төзү ниятләнелә. Беренче проектта аны Иделдәге утрауларны тоташтырып эшләү уйланыла. Күпер комплексы 36,5 километр озынлыкта булачак, проект 36 миллиард сумга бәяләнгән. Икенче варианттагы проект 42 миллиард сумга төшәчәк, күпер дә беренчесеннән озынрак - 43 километр. Күпернең монысы Югары Ослан районының Гребени авылы янына килеп чыгачак.
«Логистика» ТКның генераль директоры Рәшит Кәлимуллин: «Казанның көньягыннан урап узучы юл төзүнең зур ихтыяҗын күрми. Иннополис төзелешендә катнашачак инвесторлар өчен генә кирәк ул. Идел аша күпер төзегәнче, шул акчага берәр завод сафка бастырылса, күбрәк шатланыр идем. Бу күпер, бәлки, 15 елдан соң кирәк булыр», - дип, проект башлангычын хупламавын әйтте.
«Европа - Кытай» автотрассасының Татарстан аша узучы өлешен «2010-2020 елларда Россия транспорт челтәрен үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында төзеп бетерү күздә тотыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading