Яңа ел яллары дәвам итә. Алда тагын зур бәйрәм - Раштуа.
Әлеге 7 нче гыйнвар төнендә 2.30 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданынннан һәм «Үзәк стадион» тукталышыннан шәһәрнең барлык районнарына 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 91-нче номерлы автобус маршрутлары һәм 2-нче номерлы троллейбуслар халыкны ташыячак.
Әгәр транспорт йөреше буенча сорауларыгыз булса, Яңа ел каникулларында Транспорт комитетының кайнар линия телефоны (843) 275-30-50) тәүлек буе эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар