16+

Казанга ноябрь башында килергә тырыш: сюрприз көтә!

Татарстанда яшәүче һәр кеше Казанның быелгы 3 миллионынчы туристы була ала. Әлбәттә, мондый бәхет Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләргә, шулай ук чит ил туристларына да эләгергә мөмкин.

Казанга ноябрь башында килергә тырыш: сюрприз көтә!

Татарстанда яшәүче һәр кеше Казанның быелгы 3 миллионынчы туристы була ала. Әлбәттә, мондый бәхет Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләргә, шулай ук чит ил туристларына да эләгергә мөмкин.

- Ноябрь башында Казанның быелгы 3 миллионынчы туристы ачыкланачак. Ул кешегә Казанның иң яхшы кунакханәсендә бушлай яшәү урыны бирелә, истә калырлык экскурсияләр, күңел ачулар оештырыла, - дип хәбәр итте “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының туристлыкны үстерү буенча комитеты директоры Дарья Санникова.

Казанга гыйнвар-август айларында 2 миллион 650 мең турист килеп киткән инде, хәзер 3 миллионга якынлашабыз икән.

Ничекләр генә 3 миллионынчы турист булып, үзеңне патшаларча хис итәргә соң? Казанда теркәлеп яшәмәүче дөньяның һәр кешесенә тәтергә мөмкин әлеге бәхет очрагы. Түбәндәге нечкәлекләрне исәпкә алырга гына кирәк.

Дарья Санникова аңлатканча, Казанга ноябрь башында сәфәр кылу зарур. Чөнки, 3 миллион ноябрь башларында тула. Казанга автобуста берьюлы 50 турист килеп төшәргә дә мөмкин. Андый очракта генератор ярдәмендә ачыклау үткәрелә ягъни теләсә-кайсы бер сан килеп чыга.
Казанга ноябрь башында килергә җыенган кеше 3million-tourist-kzn.ru сайтында анкета-заявка тутырырга тиеш.

- Әгәр турист үзе генә түгел, ә гаиләсе белән Казанга килә икән, аларның бөтен гаилә әгъзалары “3 миллионынчы турист” булып исәпләнә. Бу очракта,  3 миллионынчы туристка исәпләнелгән программа бөтен гаиләгә күрсәтелә, - диде Дарья Санникова. - Туристның (туристларның) автобус, поезд яки авиабилеты булырга тиеш. Казанлылар 3 миллионынчы туристка сый-хөрмәт күрсәтү программасына үз тәкъдимнәрен әйтә ала. Мәсәлән, кайсы тарихи урыннарны күрсәтергә, милли аш-сулардан кайсысы белән сыйларга. Тәкъдимнәрне 3million-tourist-kzn.ru сайтына юллагыз.

Җәй узып китсә дә, Казанда туристлык сезоны ябылмады. Кремль янында 13 октябрьдә 20.00 сәгатьтә “Велотөн” (“Велоночь”) көтә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы (Игенчеләр Сарае) каршындагы мәйданда 19-21 октябрьләрдә “Тәмле Казан” фестиваленең көзге этабы үткәрелә.

Казан елына 5 миллион турист үренә 2025 елда ирешергә омтыла. Быел Казан үзен дөньяга таныту максатында Истанбул, Берлин, Мадрид, Париж, Минск, Астана, Варшава, Шанхай, Ханчжох һәм Иу шәһәрләрендә туристлык күргәзмәләрендә катнашкан.

Мэр Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашканда туристлык тармагындагы дәрәҗәне сакларга чакырды. Яңа ел алдыннан Казан матур бизәкләргә төренәчәк.

pixabay.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading