16+

Казанның 100 почмагында Яңа ел чыршысы һәм тылсымлы шәһәрчекләр барлыкка киләчәк (АЧЫЛУ ПРОГРАММАСЫ)

Казанның 100 почмагында Яңа ел чыршысы һәм  тылсымлы шәһәрчекләр барлыкка киләчәк (АЧЫЛУ ПРОГРАММАСЫ)

Шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Авзалов әйткәнчә, төп бәйрәмнәр «Крылья Советов», «Континент», «Черек күл», «Наратлык», «Адмиралтия бакчасы», Урицкий исемендәге, Петров исемендәге, Татар Филармониясе, шулай ук Сыртланова урамындагы паркларда һәм скверларда оештырыла. Меңьеллык мәйданында 42 метрлы үзәк чыршы утларын 30 декабрьдә кабыза.

«Татспиртпром» ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан Совет районының Камалиев проспектындагы «Казан» халыкара ат спорты комплексында «Хан ишегалды» ял-күңел ачу шәһәрчеге корыла. Казанлыларны һәм туристларны «Чыршы йорт», «Хан күле» шугалагы, «Лачын манарасы» тавы, татар милли ризыклары һәм сувенирлар сәүдә рәтләре, балалар өчен аерым уен мәйданчыгы, «кайнар» фонтан каршы алачак.

«Хан ишегалды» 24 декабрьдә 16.00 сәгатьтә ачыла. Шул ук көнне 16.00-18.00 сәгатьләрдә кышкы Сабантуй мәдәни-спорт программасы тәкъдим ителә. Кышкы Сабантуй 25,29,30,31 декабрьләрдә һәм киләсе елның 15 гыйнварына кадәр 12.00-21.00 сәгатьләрдә барачак. Яңа елның 1-8 гыйнварында балалар өчен махсус «Шәһәрдәге әкиятләр» интерактив программа эшләячәк. «Хан ишегалды»на керү һәм андагы шугалаклардан файдалану бушлай. Автомобильләрне, турист автобусларын куеп тору мәйданнары да берничә адымда гына урнашкан.

«Әкият» курчак театры каршындагы скверда боз шә­һәрчеге 29 декабрьдә ачыла.

Яңа ел каникулы чорында туристлык ягыннан популяр шәһәрләр рейтингында RoomGuru.ru интернет-сервисы, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан соң, Казанга өченче урынны биргән.

Кремль яры буенда бер чакрымга сузылган шугалак инде көне-төне гөрли. Кремль шугалагында 17 декабрьдән киләсе елның 29 гыйнварына, ә Иске Татар бистәсендә 24 декабрьдән киләсе елның 7 гыйнварына кадәр Яңа ел ярминкәләре эшләячәк. Казан Кремленең Спасс манарасы диварындагы төсле шоу-­тамашаны 27-31 декабрьләрдә һәм киләсе елның 2 гыйнварында 18.00-20.00 сәгатьләрдә күзәтеп булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading