16+

Казанны тетрәтәчәк унике көн

Казан бүген туйга әзерләнүче кияү йортын хәтерләтә. Моңа охшашлы шаукым аның 1000 еллыгы алдыннан бер күзәтелгән иде инде.

Казанны тетрәтәчәк унике көн

Казан бүген туйга әзерләнүче кияү йортын хәтерләтә. Моңа охшашлы шаукым аның 1000 еллыгы алдыннан бер күзәтелгән иде инде.

Ул чаклар башлыча шәһәрнең тарихи үзәген җимерү белән истә калса, бу юлы, киресенчә, Казан үз тарихында тиңе булмаган төзелеш мәйданына әйләнде. Бөтенесенә дә сәбәпче - киләсе елда Татарстан башкаласында узачак Халыкара җәйге Универсиада. Россиядә дөньякүләм мондый мәртәбәле дәрәҗәгә лаек дип табылган шәһәрләр әлегә икәү генә. Аның беренчесе 1973 елда Мәскәү булса, бу юлы студентларның XXVII җәйге Универсиадасын кабул итү хокукын Казан яулады. Аннары Универсиада бит әле ул 2014 елда Сочида узачак кышкы Олимпиадага үзенә күрә генераль репетиция дә. Шуңа күрә аңа әзерлекнең гадәттән тыш киң колач белән алып барылуы һич тә гаҗәп түгел.
Шулай итеп, 2013 елның 6 июлендә Казан өстендә тәүге тапкыр Универсиада уты кабыначак. Безгә кунакка дөньяның барлык кыйтгаларыннан 10 меңнән артык спортчы киләчәк. Моннан тыш, әле күп санда журналистлар, җанатарлар да бар. Кыскасы, Казан 12 көн дәвамында дөнья студентларының спорт үзәгенә әйләнәчәк.
Әлбәттә, кунакларның Татарстан халкы, аның башкаласы турында, алай гына да түгел, бөтен Россия турында беренче тәэсирләре аларны ничек каршы алу белән бәйле. Шуңа да бу эшкә аеруча җитди әзерләнү кирәк. Универсиаданың башкарма дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов сүзләренә караганда, мәсьәлә даими игътибар үзәгендә. Монда Мәскәүнең дә активлыгын әйтеп үтмичә булмый. Мәсәлән, әле шушы көннәрдә генә Казанда Россиянең транспорт министры Игорь Левитин катнашында узган киңәшмәдә дә бу сорауга аерым тукталдылар.
Универсиада кунакларының 80 проценты «Казан» халыкара аэропортына транзит белән Мәскәүдән киләчәк. Делегатларның 11 проценты Казанга шулай ук һава юлы белән турыдан-туры Европадан килер дип көтелә. Ә 9 проценты исә тимер юл транспорты ярдәмендә.
Транзит аэропортлары булып Мәскәүнең «Домодедово», «Шереметьево» һәм «Внуково» аэропортлары хезмәт итәчәк. Аларда волонтерлар эшен оештыру, кунакларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү чараларын булдыру буенча эш инде башланган.
Владимир Леонов әйтүенчә, Универсиадага волонтерлар җәлеп итү буенча Россиянең 44 югары уку йорты белән килешү төзелгән. Бу килешү нигезендә, Татарстан башкаласына 4 меңнән артык волонтер килүе көтелә. Бу уңайдан Владимир Леонов Россия транспорт министры Игорь Левитиннан аларны Казанга тимер юл транспорты белән бушлай алып килү җаен табу мөмкинлеген эзләүне сорады.
Бу чаклы транспортны әле бит барысын бергә каядыр урнаштыру да кирәк. Владимир Леонов сүзләренә караганда, моның өчен иң кулай мәйданчыкларның берсе Октябрь шәһәрчеге (элекке Казан артиллерия училищесы). Ә автобуслар өчен парк буларак, «Казан» атлы спорт комплексы алдындагы мәйдан сайланырга мөмкин.
Ә менә Универсиаданың күпсанлы кунакларын һәм җанатарларны урнаштыру өчен, шәһәр кунакханәләреннән тыш, Казан елга порты акваториясендә йөзмә кунакханәләр дә оештырыла. Әгәр андый теплоходларның саны 12дән артмаса, бу елга порты янындагы навигациягә комачау итмәячәк.
Әлбәттә, кунакларның төгәл саны, аларның кайчан һәм ничек киләчәге тәгаен FICU башкарма комитетының быел май аенда Казанда узачак утырышыннан соң гына билгеле булачак.
Казан шәһәре башкарма комитеты рәисенең икътисад, транспорт, җир һәм милек мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренә караганда, шәһәрдә Универсиадага хезмәт күрсәтәчәк автотранспорт хәрәкәте өчен махсус полосалар булдыру күздә тотыла. Бу аларны бөкеләргә эләгүдән саклаячак. Моннан тыш, Казанда 2013 елда шәһәр транспортының яңа схемасы гамәлгә кертелә. (Хәер, аның әле бусын да иске дип әйтеп булмый. Башкала халкы аңа инде күнегеп өлгергән генә иде.) Яңа схема бу юлы да Санкт-Петербург белгечләре тарафыннан эшләнгән. Ул гамәлгә кергәннән соң, Казанда кайбер автобус һәм троллейбус маршрутлары бетерелә. Шулай ук зур Казан боҗрасы буйлап тиз йөрешле трамвайлар җилдерә башлаячак.
Универсиада чорында Казан метросына да зур өмет баглана. Чөнки 2013 елда башкалада тагын 3 яңа станция сафка басачак. Шәһәрнең җәмәгать транспортында эшләүче кондукторлар өчен 2013 елга кадәр пассажирларга югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү буенча махсус лекцияләр уку күздә тотыла. Ягъни алар безгә Европа дәрәҗәсендә әдәпле мөгамәлә күрсәтергә тиеш булачаклар. Тик менә Универсиада узганнан соң ул мөгамәлә кабат юкка чыкмас дип кем гарантия бирә?! Әйтүе кыен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading