16+

“Әни белән бала фил” яңадан кайтырмы? Казанда чәчәк сыннары арта

Татарстан башкаласы җәй саен зур бер гөлбакчага әверелә.

“Әни белән бала фил” яңадан кайтырмы? Казанда чәчәк сыннары арта

Татарстан башкаласы җәй саен зур бер гөлбакчага әверелә.

Казанда быел чәчәкләр белән бизәлеш 22 мең квадрат метр мәйданны һәм 68 урамны колачлаячак. Бу эшләр узган елгы күләмнәрдән 3 мәртәбәгә күбрәк. 

“Горводзеленхоз” трестының яңа теплица хуҗалыгының кишәрлекләрен киңәйтү шәһәр территориясендәге чәчәклекләрне арттыру мөмкинлеге биргән. Башкаланың яшеллекләренә 20 төрдәге чәчәкләр утыртыла. Вишневский урамында һәм Меңъеллык мәйданында яңа чәчәклек барлыкка китерелә. Оренбург трактының шәһәргә керү өлешендәге чәчәк түтәле 2 чакрымга сузылачак. Кремль, Пушкин, Мөштәри, Павлюхин урамнарына, Альберт Камалиев проспектына гөл чүлмәкләре (кашпо) урнаштырыла.

Казанның тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шайнуров әйткәнчә, 70 урынында чәчәк сыннар ясала. Мисал өчен, “ФИФА дивары”, “Бутса”, “Сыбызгы”, “Чәчәк – агач”, “Алисә могҗизалар илендә”, “Шарлар”. 

– Чәчәклекләрнең һәм бизәлештә кулланылучы чәчәк төрләренең артуына сөенәбез. Тышкы бизәү чараларына бизнес та кушылды. Казанны матур итеп күрергә теләп, рестораннар һәм кафелар, күнакханәләр һәм офислар, биналар милекчеләре чәчәкләр утырта. Моның өчен рәхмәт! Чәчәкләр киң күңеллелек халәте тудыра, шәһәрне ямьләндерә, – дип үзенең фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Цирк бинасы янында элек “Ана белән бала фил” чәчәк сыннары торды. Казанлыларга һәм туристларга әлеге сын бик ошаган иде, чират торып, дигәндәй, фоторәсемнәргә төштеләр. “Ана белән бала фил” чәчәк сыны конструкциясен кабат ясап, аларны халык күрергә гадәтләнгән Казан циркы каршына урнаштырасы иде. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading