16+

Татарстан юлларында үлем очраклары арта: «Фаҗига һәрвакыт “минем белән булмас бу” дигән уйдан башлана»

ЮХИДИ башлыгы Рөстәм Гарипов иң куркыныч проблемаларны атады.

Татарстан юлларында үлем очраклары арта: «Фаҗига һәрвакыт “минем белән булмас бу” дигән уйдан башлана»

ЮХИДИ башлыгы Рөстәм Гарипов иң куркыныч проблемаларны атады.

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны кискен арткан. 2026 ел башыннан республика юлларында 111 кеше һәлак булган, бу узган ел белән чагыштырганда 24 кешегә күбрәк. Әлеге борчулы статистика турында ТР буенча эчке эәләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов матбугат конференциясендә сөйләде. Аның сүзләренчә, республикада ел башыннан 1047 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 1268 кеше җәрәхәтләр алган.
— Юл йөрү кагыйдәләре инде беркайчан да үз хаталарын төзәтә алмаучыларның гомере белән язылган, — дип ассызыклады Рөстәм Гарипов.

Иң куркыныч маневр — каршы як полосасына чыгу

ЮХИДИ башлыгы әйтүенчә, иң фаҗигале аварияләр каршы хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле. Ел башыннан республикада мондый 78 авария булган, аларда 39 кеше һәлак булган; шулай ук 128 кеше җәрәхәтләнгән.

— Каршы як полосасына чыгу белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре аеруча авыр нәтиҗәләр белән характерлана, — диде Гарипов. Ул Әлмәт һәм Чистай районнарындагы коточкыч аварияләрне мисал итеп китерде. 

21 февральдә Әлмәт районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 1964 елгы Renault автомобиле йөртүчесе, узып китү алдыннан маневрның куркынычсызлыгына инанмыйча, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм 1966 елгы йөртүче идарә иткән Ford автомобиле белән яннан бәрелешкән. Бәрелүдән соң Renault каршы якта хәрәкәт иткән Lada автомобиле белән дә бәрелешкән. Фаҗига аркасында Renault автомобилендәге 1973 елгы пассажир урында ук һәлак булган. Lada йөртүчесе, аның пассажиры һәм Renault автомобилендәге 14 яшьлек бала җәрәхәтләр алган.

20 апрельдә Чистай районында тагын бер үлемгә китергән авария булган. 1977 елгы Kia автомобиле йөртүчесе каршы як полосасында чыгып 1979 елгы йөртүче идарә иткән Lada автомобиле белән бәрелешкән. Бәрелүдән соң Kia автомобиле кюветка төшеп киткән. Kia йөртүчесе һәм Lada автомобилендәге 1958 һәм 1970 елгы ике пассажир һәлак булган. Lada йөртүчесе җәрәхәтләр алган.
Шул ук вакытта инспекторлар 6500дән артык шундый кагыйдә бозу очрагын ачыклаган.

Исерек килеш руль артына утыручылар кимеми

ТР ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, ел башыннан исерек машина йөртүчеләр гаебе белән 32 авария булган: 14 кеше һәлак булган; 47 кеше җәрәхәтләнгән.

— Исерек машина йөртү — юлдагы иң тупас хокук бозуларның берсе, — дип белдерде ЮХИДИ башлыгы.
Республикада 3 меңнән артык исерек йөртүче тоткарланган. Аларга 45 мең сум штраф һәм ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный. Кабат хокук бозучыларга карата җинаять җаваплылыгы каралган.

Руль артында йоклап китү — яңа куркыныч

Җәйге сәфәрләр сезоны алдыннан ЮХИДИ машина йөртүчеләрнең аруына аерым игътибар бирә. Рөстәм Гарипов сүзләренчә, ел башыннан ару сәбәпле 3 җитди авария булган, аларда 9 кеше һәлак булган.

— Машина йөртүченең арыганлыгы игътибарны киметә, реакцияне акрынайта һәм руль артында йоклап китүгә китерергә мөмкин, — диде ул.
9 майда М-12 «Восток» трассасының 923нче чакрымында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, Hyundai автомобиле йөртүчесе руль артында йоклап киткән, машина юл киртәсенә бәрелгән. Шуннан соң автомобиль каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, Volkswagen автомобиле белән бәрелешкән. Фаҗига аркасында Hyundai автомобилендәге пассажир урында ук һәлак булган. Шулай ук Hyundai йөртүчесе һәм аның өч пассажиры, Volkswagen автомобилендәге өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
ЮХИДИ вәкилләре һәр 2–3 сәгать саен тукталып ял итәргә киңәш итә.

Питбайклар һәм мотоцикллар — балалар өчен үлем уенчыгы
Матбугат конференциясендә мототранспорт темасы аерым күтәрелде. 2026 елда мототранспорт катнашында 56 авария булган; 8 кеше һәлак булган.

ЮХИДИ башлыгы питбайкларның яшүсмерләр арасында популярлашуын зур проблема дип атады.
— Питбайк — ул уенчык түгел. Бу — махсус трассалар өчен спорт инвентаре, — дип искәртте Гарипов. Аның сүзләренчә, күп ата-аналар балаларга куркыныч техниканы җавапсыз рәвештә сатып ала.
Казанда 15 яшьлек үсмернең питбайкта авариягә эләгүе дә мисал итеп китерелде.

Балалар катнашындагы аварияләр кими, ләкин куркыныч саклана

Статистика буенча 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 120 авария булган; 1 бала һәлак булган; 128 бала җәрәхәтләнгән.
ЮХИДИ башлыгы балалар иминлегендә төп җаваплылык әти-әниләрдә булуын әйтте.
— Балаларыбызның иминлеге — уртак җаваплылык, — диде ул. Шуңа бәйле рәвештә республикада 18 майдан 7 июньгә кадәр «Балалар игътибары» профилактик акциясе үткәрелә.

«Фаҗига һәрвакыт “минем белән булмас бу” дигән уйдан башлана»

Рөстәм Гарипов чыгышының иң хисси өлеше мототранспорт һәм балалар хәвефсезлеге турында булды.

— Без һәлак булган балаларның гәүдәләре янында елаган әти-әниләрнең күзләрен күрәбез. Дөньяның бер мизгелдә җимерелүен күрәбез. Шул балаларның да бит хыял, планнары булган. Бер мизгелдә болар юкка чыккан. Мин биредә сүзсез, — диде ул.

ЮХИДИ җитәкчесе юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның һәрвакыт кеше язмышларын җимерүен искәртте һәм машина йөртүчеләрне җаваплы булырга чакырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading