Тол хатынның бусагасы алтын булса да сәдака бирергә кирәк, диләр.
Скопировать ссылку
Тол хатынның бусагасы алтын булса да сәдака бирергә кирәк, диләр.
Моңа кадәр нинди генә тормыш авырлыклары килеп чыкмасын, барысын да ялгызы хәл итәргә тырышкан Роза авыр хәлдә калды. Казан шәһәренең Вознесение бистәсендә яшәүче Роза Перехрестюк безнең ярдәмгә мохтаҗ. 24 май кичендә алар хуҗалыгында янгын чыга. “Килгән зыян кемнәр өчендер зур сумма булмаса да, минем өчен бик зур акчалар”, – ди Роза.
Берсе артыннан икенчесе
Безнең малайлар балалар бакчасына бергә йөрде. Дүрт ел буе мин аның алтын кулларына сокландым. Көн тудымы, балалар бакчасына нинди дә булса бер кул эшләнмәсе кирәк. Дүрт ел буе безнең күзләр Розада булды. Нәрсә кирәк, барысын да ул эшләде. Алып килгән картиналарына карап таң калып торган чакларым күп булды.
Бу алтын куллы ханымны язмыш төрлечә сыный. Беренче баласын табып күкрәгенә салганда сезнең кызыгыз беркайчан үз аягында йөри алмаячак, дигән сүзләрне әйтәләр. Шул вакытта Роза: “Мин сезнең сүзләргә ышанмыйм”, – дип җавап бирә. Бала тудыру йортыннан чыкканнан соң, табиблардан табибларга йөреп, баласын үзе атлап йөри алырлык хәлгә китерә. Ул әле дә кызын төрле дәваларга йөртә, аның сәламәтлеген кайгыртып яши.
Ике ел элек вахта белән эшкә дип чыгып киткән җиреннән ире вафат була. “Кичке 4тә генә сөйләштек. Без ул көнне кызым белән Чабоксарга хастаханәгә барган идек, – дип сөйли Роза. – 7 апрельдә операция булачагын әйттем. Бу хакта ул белә, көне генә билгеле түгел иде. Минем смена тәмамлангач, диңгезгә барабызмы, дип сорады. Анысы хакында соңрак сөйләшербез, дидем. Шул көнне кичке 7дә аның хәле начараеп, ашыгыч ярдәм машинасы чакырганнар. Юлда барганда ашыгыч ярдәм табиблары үзләренә ярдәмгә кардиореанимация чакыралар. Исән-имин хастаханәгә алып барырга өлгерәләр. Тик бер тәүлектән соң аңына килә алмыйча вафат була. Бу вакытта иремә 39 яшь иде”. Әлеге хәл 2024 елның 30 мартында була.
Балалар хакына
Берсеннән-берсе кечкенә балалар белән Роза тол кала. Бар авырлыкка балалары хакына түзә. Тормыш авырлыгын ябык җилкәсендә тарта башлый. “Ялгыз калган бар хатыннар да шулай яши, мин генә түгел”, – ди Роза. Балаларын аякка бастыру өчен икешәр эштә эшли, кем нинди эшләргә чакыра берсеннән дә баш тартмый. Өенә кайтып керә алмаган, бакча группасына язганнарны укырга вакытлары булмаган көннәре күп иде. Тәүлек буе эшләгән көннәрендә Богданны әбисе килеп алды. Шулай булуга карамастан, аның алтын куллары кирәктә, группа өчен дә кул эшләнмәләре ясады.
Көчтән килгәнчә йортын карап торган ул. Үзе эшли ала торганнарын алтын куллары белән ясап куйган, көче җитмәгәннәргә осталар чакырган.
Быел балаларның чыгарылыш кичәләре үтте. Аның күңеле киң булды. “Мин шәхси йортта яшим, йортым да, ишегалдым да зур, теләгегез булса чыгарылыш кичәсенә безгә килегез, балалар рәхәтләнеп уйнарлар, аларга бәйрәм оештырыйк”, – диде. Акчаның һәр тиенен исәпләп тотучы Розаның максатын аңлап бетермәгән булганбыз икән дим хәзер. Балаларыбыз бергә рәхәтләнеп уйнасын, күңел ачсын дип ул безне үзенә кунакка чакырган булган. Башка урынны сайлаулары билгеле булгач, Роза анда бара алмаячагын әйтте.
Комментарийлар