Казанның үзәге тагын пычракка батты
Башкалада 2 апрельдән санитар чистарту икеайлыгы башланды. 28 апрельдә - гомумшәһәр өмәсе.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Башкалада 2 апрельдән санитар чистарту икеайлыгы башланды. 28 апрельдә - гомумшәһәр өмәсе.
Мэриядә узган киңәшмәдә шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев җиткергән мәгълүматларга караганда, 12 мең квадрат метр мәйданда ишегалды территориясен, 800 гектарда паркларны, бакчаларны һәм урманлыкларны чистарту бурычы тора. Өмәләрдә 200 мең казанлы, 400 предприятие һәм оешма катнашыр дип көтелә. «Казанда 22 урам юлы гына беркадәр тәртиптә, калганнары - чокыр-чакырлы. Җиңү проспекты юлын төзекләндерү өчен генә дә 56 миллион сум акча кирәк», - диде Игорь Куляжев.
Мэр Илсур Метшин санитар чистарту икеайлыгына җитди карарга боерды. «Юлларны төзекләндерү өчен, һава шартлары мөмкинлек бирмәде. Ләкин тагын бер атнадан соң эшне тамырдан уңай якка үзгәртү зарур, - диде мэр. - Вертолеттан күзәткәндә, шәһәр территориясе әле кар астында, әмма, озакламыйча, тагын рөхсәтсез чүплек урыннары калкып чыгачак. Узган көздә оештырылган өмәләрдә шәһәр үзәген җыештырдык. Тик шәһәр эчке эшләр идарәсе үзәктәге урамнарның янә чүплеккә батуына юл куйды. Сәүдә базарлары урамнарны җыештыруга чыксыннар». Илсур Метшин үзенең дә өмәләрдә катнашачагын белдерде, үз теләкләре белән ишегалларын һәм бакчаларны җыештырырга чыккан казанлыларны эш кораллары белән тәэмин итәргә кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов Казан сәнгать мәктәбенә укучысының уңышлары өчен рояль бүләк итте
-
#Кыскача яңалыклар
22 елга хөкем ителгән
-
#Төрлесе
«Докерларны хәтта чит илгә дә алып киттеләр»
-
#Кыскача яңалыклар
Менингит очраклары арта. Кемнәр гаепле?
-
#Кыскача яңалыклар
Кесәңдә 5 мең сум акча йөрт. Сәбәбе...
Комментарийлар