16+

Күңелле ял көннәре сезгә!

Ял көннәрен вакыйгаларга бай, истә калырлык үткәрим дисәгез, әлеге чаралар исемлегенә күз салыгыз.

Күңелле ял көннәре сезгә!

Ял көннәрен вакыйгаларга бай, истә калырлык үткәрим дисәгез, әлеге чаралар исемлегенә күз салыгыз.

"Джаз дөньясында сәяхәт"
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә "Джаз дөньясында сәяхәт" циклыннан беренче концерт. Программада - джаз, балалар җырлары, цирк музыкасы, эстрада шоуларындагы музыка һәм классик әсәрләр.
Вакыты: 11.00
"Качаловта очрашулар. Театрда аралашулар"
Качалов исемендәге Казан академик рус зур драма театры 225 еллыгы уңаеннан, "Качаловта очрашулар. Театрда аралашулар" проектын тәкъдим итә. Сезонның һәр аенда театрның кече сәхнәсендә танылган артистлар белән очрашулар узачак. Кунаклар качаловлыларга кызыксындырган сорауларын бирә, аралаша, яраткан артисты турында күбрәк белә ала. Бүген тамашачылар белән дәүләт премиясе лауреаты Александр Славутский очраша.
Вакыты: 17.00
Татарстанның халык аристы Луиза Мөхәммәтгалиевадан мастер-класс
Бүген Казанның "Мәскәү" спорт комплексында "L'etoile de la danse" хореография һәм эстетик тәрбия мәктәбе Татарстанның халык артисты Луиза Мөхәммәтгалиеваның бушлай мастер-классын уздыра. Аның беренче өлеше классик балетның төп нигезләре турында булачак. Икенче өлеш - актерлык мастерлыгы һәм сыгылмалылык. Бу өлешендә катнашучылар төрле оброзларга керә, күззалланган әсбап белән эшләргә өйрәнәчәк.
Вакыты: 17.00-19.00
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры гастрольләре. 30 октябрьдә алар «Шаман төше" спектаклен тәкъдим итә. (Вакыты: 18.00) Һәм шушы ук көнне камаллыларның «Ричард III » (вакыты: 19.00) драмасы куела.
К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында сәгать 17.00 дә "Беренче мәхәббәт" тылсымлы комедиясе күрсәтелә.
"Болакта" Яшьләр театрында сәгать 18.00 дә - "Примадонны" (пластик драма), Яшь тамашачылар театрында сәгать 18.30 да - "Продавец дождя" спектакле күрсәтелә.
Татар дәүләт "Әкият" курчак театры сәгать 11.00дә һәм 13.00дә - «Новые приключения трех поросят», 15.00 дә - "Су анасы" спектакльләрен тәкъдим итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading