16+

Хатын-кызларны жәлләгәннәр: пенсиягә иртәрәк китәчәкләр

Хатын-кызлар өчен пенсия реформасын йомшартырга җыеналар. ТАСС закон проектының икенче укылышына кертеләчәк төзәтмәләр турында шулай дип хәбәр итә. Бу төзәтмәләрдә хатын-кызлар өчен пенсиягә чыгуны йомшарту шартлары язылачак.

Хатын-кызларны жәлләгәннәр: пенсиягә иртәрәк китәчәкләр

Хатын-кызлар өчен пенсия реформасын йомшартырга җыеналар. ТАСС закон проектының икенче укылышына кертеләчәк төзәтмәләр турында шулай дип хәбәр итә. Бу төзәтмәләрдә хатын-кызлар өчен пенсиягә чыгуны йомшарту шартлары язылачак.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты башлыгы Ярослав Нилов закон проектының икенче укылышына хатын-кызлар 63 яшьтә түгел, ә 60 яшьтә пенсиягә чыга алырлык итеп төзәтмәләр әзерли.

Исегезгә төшерәбез: Россия хөкүмәте пенсия яшен арттыруны киләсе елдан башлап, ел саен өстәп барырга тәкъдим итте. Шулай итеп, илдә пенсия яше ир-атлар өчен – 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 63 яшь булачак. Күчеш этабы 2019 елда башлана һәм ир-атлар өчен – 2028 елга кадәр, хатын-кызлар өчен 2034 елга кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Россия премьер-министры Дмитрий Медведев Министрлар кабинеты утырышында әйткән иде.

Тагын бер яңалык: пенсия законына үзгәрешләр кертелгәннән соң, россиялеләр хезмәт хакының 40 проценты күләмендә уртача иминият пенсиясе белән тәэмин ителәчәк, ә пенсиянең иң зур күләме 34 мең сумга якын булачак, дип хәбәр итә Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов. Пенсияне исәпләү өчен хезмәткәрнең лаеклы ялга чыгар алдыннан соңгы эш урынындагы хезмәт хакы күләме түгел, ә гомер буе эшләгән хезмәт хакы алына. Министр урынбасары илдә уртача хезмәт хакының 40 мең сум тәшкил итүен искәртә. Бу 16 мең сум күләмендәге пенсиягә тәңгәл килә, дип яза «Известия».

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading