16+

Кыш бабайлар кар-буранлы кыш алып килә!

Үзебезнең Кыш бабай белән Кар кызы да, шулай ук Россия Кыш бабае, Кировтан Кикимора, Ярославль шәһәреннән Алеша Попович, Тыва, Удмуртия Республикаларыннан Кыш бабайлар һәм тагын бик күп әкият персонажлары бөтенесе бергә җыелган...

Кыш бабайлар кар-буранлы кыш алып килә!

Үзебезнең Кыш бабай белән Кар кызы да, шулай ук Россия Кыш бабае, Кировтан Кикимора, Ярославль шәһәреннән Алеша Попович, Тыва, Удмуртия Республикаларыннан Кыш бабайлар һәм тагын бик күп әкият персонажлары бөтенесе бергә җыелган...

Балалар да, олылар да алар белән аралашып, фотога төшеп калырга ашыга. Нинди әкият икән, дип уйлап баш вата күрмәгез, әкият түгел, чынбарлык бу!
Узган шимбәдә безнең Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясе үзенең биш еллык юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан Казанның Бауман урамында дөньяның төрле почмакларыннан килгән Кыш бабайлар һәм әкият геройлары катнашында парад булды. Бәйрәмгә халык бик күп җыелган иде. Берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле киемнәр кигән персонажларга игътибар итмичә мөмкин дә түгел, билгеле. «Карагыз, Кыш бабайлар килә!» - дип гаҗәпләнүчеләр һәм сөенүчеләр дә күп иде. Балалар һәм олылар әкият геройларын Кремльгә кадәр озата барды. Ә анда исә аларны Барсик каршы алды. Монда бәйрәм чаралары дәвам итте. Балалар әкият геройлары белән аралашты, фотога төшеп калырга ашыкты. Соңрак исә сабыйлар Кыш бабайларга үзләренең теләкләре язылган хатларны тапшырды. Әкият геройлары исә, бөтен халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Соңрак кунаклар Көрәш сараенда узачак бәйрәмгә юл алды. Әлегә кар яуганы күренмәсә дә, Кыш бабайлар барыбызга да бәйрәм рухы, Яңа ел хисе алып килделәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading