Көз - иң көйсез ел фасылы. Бер карыйсың, пәрәвезләрен очырып, алтын яфракларны кояш нурларында иркәли, ә бераздан тирә‑якны сагышка салып, үксез баладай елый башлый.
Әле берничә көн элек кенә әбиләр чуагына куанып йөри идек, инде кичә беренче карны да күрергә насыйп булды. Һава торышының шулай уйнаклавы кешеләрне бер чишендерә, бер җылы пәлтәләргә төрендерә. gismeteo.ru сайты күрсәткәнчә, бу атнада һава температурасы 0‑1 градустан да югары күтәрелмәячәк, явым‑төшем дә күзәтелә.
Өеңдә, фатирыңда җылы булса, урамдагы салкын куркытмый инде ул. Казан шәһәренең торак-коммуналь хезмәте хәбәр иткәнчә, шәһәр йортларының 99 проценты җылылык белән тәэмин ителгән. Иң беренче чиратта сәламәтлек саклау, мәктәп яшенә кадәрге балалар һәм мәгариф оешмаларына җылы җибәрелде. Ике атна эчендә 183 мәктәп һәм 306 балалар бакчасына җылылык бирелгән. Мәдәният объектларының барысы да җылытылган, дип белдерделәр Казан шәһәренең торак-коммуналь хезмәтендә.
Ләкин әлегә җылылык урамдагыдан аз гына аерыла торган йортлар да юк түгел. Чистай урамы, 5 нче йортта да җылыны сентябрьнең әле соңгы көнендә генә бирделәр.
Шушы көннәрдә барлык биналарга да җылы биреләчәк, дип вәгъдә иттеләр торак-коммуналь хезмәтендә. Җылылык бирү мәсьәләсендә берәр соравыгыз килеп чыкса, 292-21-02 һәм 292-61-37 номерына шалтыратып сорый аласыз.
Көз, салкыннан качып, өйдә утыра торган чак түгел шул. Бакчаларда эшне төгәлләп, кышка әзерләнергә кирәк. Кишер, бәрәңге, чөгендерләрне келәт-базларда үз урыннары көтә. Быел бәрәңге уңышы яхшы булуга карамастан, аны чери дип зарланучылар да күп. Биектау районы Зур Битаман авылында бакчалары булган Тәнзилә ханым да бәрәңге чери дип зарланды.
- Җиребез комлы, яхшы. Быел яңгырлар да әллә ни күп яумады, югыйсә. Ә бәрәңге чери. Шуңа күрә, черисе череп бетсен дип, базга салмый торабыз, - дип сөйләде ул.
Бакчаларда гына түгел, авыл хуҗалыгы кырларында да эш ахырына якынлашып килә. Бөртекле культураларны урып‑җыю эшләре тәмамланды инде. Хәзер хуҗалыклар шикәр чөгендере, бәрәңге, рапс, кукуруз җыю эшләре белән шөгыльләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар