16+

Милли иҗатны танытырга кирәк

Республикада «Созвездие-Йолдызлык» проекты кысаларында балалар иҗат коллективларының концерт чыгышларына видеоклиплар төшерү дәвам итә.

Милли иҗатны танытырга кирәк

Республикада «Созвездие-Йолдызлык» проекты кысаларында балалар иҗат коллективларының концерт чыгышларына видеоклиплар төшерү дәвам итә.

«Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шушы юнә­лештә башкарылган эшләр күрсәтелде. «Созвездие­Йолдызлык»ның генераль продюсеры Дмитрий Туманов: «Республикада балалар иҗат фестивальләрен оештыруда Татарстан Президентының ярдәме бик зур. Видеоклиплар ТНВ каналыннан күрсәтелгәли, аларны ТНВда иртәнге тапшыруларда даими тапшырасы иде. Балалар иҗатын федераль каналларда да күрсәтү зарур, ләкин федераль каналлар акчага корылган. Милли иҗатны пропагандалау мәсьәләсен Россия Дәүләт Думасы депутатларының күтәреп чыгуы кирәк. Провинция дигән сүз булырга тиеш түгел. Иҗатны күрсәтү ул милли рухны күтәрә», - дип әйтеп үтте.
Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондының башкаручы директоры Нурия Хашимова: «Республика Президенты теләктәшлегендә, Татарстанда яшәүче барлык халыкларның милли иҗатлары үстерелә. Балалар иҗаты буенча 48 клип төшерелде инде. Районнар хакимиятләре башлыклары да бу эшкә ярдәм итәләр. Балалар күңеленә мәдәният салына икән, ул гомер буена югалмый. Мәдәният елы уңаеннан, шулай ук Татарстан Президенты ярдәмендә, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле республикада яңа төзелгән авыл клуб­ларында бушлай чыгышлар ясый, инде 20 концерт бирелде. Ансамбльнең концерт-марафоны бөтен республиканы колачлаячак», - дип сөйләде.
Федераль телеканалларның режиссер-куючылары Дмитрий Платонов белән Александр Бобрешов: «Татарстан балаларыннан энергия бөркелә. Алар клипка ару-талуны белмичә канатланып, дәртләнеп төшәләр. Татарстанның һәр районында табигать искиткеч матур икән, шунлыктан, велоклип­лар төшерү бик рәхәт», - дип соклануларын белдерделәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading