16+

«МИН ТЫЙНАК ТҮГЕЛ»

Хәзер эстрадада яшьләрнең күплегенә ияләндек инде. Бөтенесе дә яшь, бөтенесенең дә җырлыйсы килә, бөтенесе дә кабатланмас булырга омтыла. Карт түгел түгеллеккә, әмма мин дә, зур күпчелек кебек, кемнең кем булуын чамалап бетерә алмыйм. Ким дигәндә җырлаучының йөз-кыяфәтен күрү мәҗбүри. Тавышыннан ук Хәния, Салават, Габделфәт икәнен аера торган заманнар артта калып...

«МИН ТЫЙНАК ТҮГЕЛ»

Хәзер эстрадада яшьләрнең күплегенә ияләндек инде. Бөтенесе дә яшь, бөтенесенең дә җырлыйсы килә, бөтенесе дә кабатланмас булырга омтыла. Карт түгел түгеллеккә, әмма мин дә, зур күпчелек кебек, кемнең кем булуын чамалап бетерә алмыйм. Ким дигәндә җырлаучының йөз-кыяфәтен күрү мәҗбүри. Тавышыннан ук Хәния, Салават, Габделфәт икәнен аера торган заманнар артта калып...

«Түп-түгәрәк дөньябыз», «Кабат килде сөю» дигән җырны башкаручы яшь җырчы Айгөл РӘХИМОВАны Салаватлар рәтенә куярга иртәрәк иртәсен. Әмма аның тавышы хәтергә кереп кала торган. Бу елның башыннан гына сәхнәгә күтәрелгән 20 яшьлек Түбән Кама кызының тавыш үзенчәлеге, үзенә карата алырлык мөлаемлыгы бар. Хәер, шул ук Салават абыйсының укучысы булуы тәэсир итми калмагандыр аңа.
- Айгөл, җыр юлына кереп китүеңә нәрсә сәбәпче булды - популярлык казанып, «йолдыз» булып янасы килүме?
- Мин туган шәһәрем Түбән Камада әнием һәм сеңлем белән генә яшәдем. Әнидән безгә сеңлем Элина белән тормышта үз тырышлыгыңа гына таянып була дигән кагыйдә сеңгән. Мин дә үзем теләп музыка мәктәбенә язылдым, фортепиано классын тәмамладым. Аннан конкурсларда катнашасы килде - анда да үз тырышлыгыма гына таяндым. Дөрес, баштагы ике елда гел җиңелдем. Ул вакытта канатым каерылып, күңел төшеп алган иде. Әмма ул тагын да тырышырга сәбәп булды. Монда Казанга килгәнче мин «Йолдызлык» һәм башка музыкаль бәйгеләрдә беренчелекне бирмәдем. Дөрес, ул вакытта рус телендә җырлый идем. Ул җырлау теләге исә таныласы килүдән бигрәк җанга якын бер шөгыль иде булса кирәк.
- Ялгызы гына кызлар үстергән әниең синең шоу-бизнес тармагына тартылуыңа каршы төшмәдеме соң? Ни дисәң дә судан ак, сөттән пакь дөнья түгел икәнен күпләр ишетеп белә.
- Әнием: «Мин сиңа ышанам, син булдырачаксың», - диде. Ул шулай димәгән булса, мин беркая да бармаган булыр идем. Хәзер дә әни рухи яктан иң зур таянычым минем. Югалып кала торган түгел, тыйнак та түгелмен. Шуңа әнием дә минем үз юлымнан тайпылмасыма ышана. Ул яктан әни сеңлем белән безгә үрнәк булды. Әти китте, дип кайгырып утырмадык - бернигә дә мохтаҗлык кичереп үсмәдек. Бүген дә, Аллага шөкер, җырымдагы кебек - дөньябыз түп-түгәрәк.
- Салават абый укучысы булу да үзе бер канаттыр инде?
- Салават абый җитәкләгән кафедрага без илле кешедән 8 кеше сайланып алындык. Мин хәзер Римма апа Ибраһимова классында укыйм. Ул минем өчен зур терәк, зур үрнәк. Һәрвакыт ярдәмгә килеп кенә тора, минем гастрольләр булуын да аңлап кабул итә. Ә алар минем бик иртә башланды бит. Беренче курста ук «Барс Медиа» компаниясенә барып, үземнең җырларымны тыңлаттым да солянкаларда катнаша башладым.
- Татар эстрадасында кумирларың бармы соң?
- Аерып, менә шушының иҗаты ошый дип әйтә алмыйм анысы. Әмма мине сәхнәгә халыкчан образда чыгардылар. Ул минем үземә дә ошый - күңел халәтемә туры килә. Ринат Рәхмәтуллин, Эльмира Сөләйманова кебек үк, мин дә халыкчан җырларга өстенлек бирәм. Әле менә яңа гына «Әйбәт булма бу кадәрле» дигән яңа җыр яздырдым.
- Халык сине тиз кабул итте дип саныйсыңмы?
- Әйе. Миңа интернет битләрендә дә бик күп язалар, рәхмәт әйтүчеләр дә бар. Аннан баш әйләнеп китми, мин бит бары тик үземә ошаган хезмәт белән генә шөгыльләнәм.
- Салаватта эшләүче җырчы Ләбибә белән тавыш охшашлыгы каян килеп чыга - син аңа охшарга тырышасыңмы әллә?
- Аның турында миңа еш әйтәләр. Мин охшарга тырышмыйм, әмма Ләбибәнең җырлавын да, үзен дә хөрмәт иткәнгә, чак кына охшашлык килеп туа бугай. Ләбибә миңа якын кеше, сердәшем ул минем.
- Сәхнәдә әле үзеңне тапмадың, димәк?
- Юк, миңа бит әле 20 генә яшь. Минем үзем булып каласым килә. Кабатланмаслыкка омтылмыйм, ясалма образлар тудырырга маташмыйм. Үзем булып, рәхәт итеп иҗат итәсем килә. Әллә нинди буй җитмәс үрләр яулыйм дип тә хыялланмыйм, җырларымны халыкка җиткерәсем генә килә.
- Кияүгә чыгып, җыр дөньясыннан китеп бару куркынычы янамый алайса?
- Кияүгә чыгарга, 25 яшьтән дә иртә балдак кияргә җыенмыйм. Әлегә егетем дә юк. Мине аңлый торган, уйларым-хыялларымны хөрмәт итәрлек кеше соңрак очрар дип уйлыйм.
- Ә глобаль хыялга килсәк?
- Мин бит җыр белән мавыга башлаганчы, бию белән җенләнә идем. 11 нче сыйныфны тәмамлаганчы, минем бер генә буш минутым да булмады. Шуңа, шәхес булып өлгереп җиткәч, сәхнәдә үз урынымны тапкач, акчага мохтаҗлыгым булмагач, иң әүвәл әниемне яныма алачакмын. Аннан инде вокаль-хореографик үзәк ачып, яшь талантларны укытасым килә.
- Якын арада сине кайларда күрәчәкбез, Айгөл?
- «Изге Вәли» көненә багышланган һәм февраль башында узачак «Татарча солянка» концертларында чыгыш ясаячакмын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading