Мәктәп формасы тигезсезлекне тигезли

«Бу күлмәк-алъяпкычлардан инглиз хезмәтчеләренә охшап калдык инде!» - мәктәп формасын «чәйнәүче» бер форумда шуның ише зарлануларга тап булдым. Берара тынып торган шау-шу кабат кабынырга маташа икән - бердәм форма кертү турында рәсми һәм рәсми булмаган хәбәрләр йөри башлады.
Мәктәп формасы безнең ил өчен яңалык түгел. СССР заманында кызлар куе коңгырт күлмәк белән ак алъяпкыч, малайлар баштарак «Суворов» училищесы курсантларыныкына охшаган махсус форма, соңрак исә кара костюм-чалбар кисәләр, 90 нчы еллардан соң, кагыйдәләр бераз йомшарып, укучыларга ак-кара төстәге кием кияргә рөхсәт ителә башлады. Бераздан кыюланып алган кызлар чалбарга, бөтенләй әрсезләре хәтта джинс чалбарга күчте. Өстә кыска җиңле блуза-кофталар күренә башлады. Аларның төсләре дә ак-кара белән генә чикләнеп калмады инде. Егетләр дә ирек тәмен тиз сизеп алдылар: джинс яки спорт чалбарын үз иттеләр. Дөрес, дилбегәне нык тотучы белем йортлары да бар барын. Тик күпчелек мәктәпләрдә «ак-кара»ның тантаналы чараларда «өс»тән кушу буенча гына күренүе дә сер түгел.
Җитәкчеләрне мондый чуар-чабыр манзара туйдыра башлаган, ахры. Владимир Путин да төбәкләргә бердәм форма кертү турында уйлана башларга кушты. «СССР заманындагыча, бөтен илгә бертөрлене кертергә димәгән, һәр төбәк үз формасын булдыра ала бит», - дип билгеләп үтте Президент. Илбашы «уйлый башларга» киңәш итсә дә, уйлап бетергәнне көтеп тормаска да мөмкин. Шуңа күрә кайбер мәктәпләрдә Путинның фикерен тотып алып, язылмаган закон буларак куллана да башладылар.
Татарстанда аерым белем йортларының үз дресс-кодлары бар. Берәүләр алъяпкыч-күлмәк, икенчеләр исә куе зәңгәр костюм-итәк кия, кайдадыр ак-карадан йөрү кагыйдәгә кергән. «Күңелең нәрсә тели - шуны киясең» кебек «форма» да шактый киң таралган. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында әйтүләренчә, республикабызда әлегә мәҗбүри бердәм форма юк, ләкин акрынлап шуңа таба барабыз икән.
Бердәм мәктәп формасы кертергә омтылуның җитди сәбәбе дә бар: укучылар бер-берсе арасындагы социаль тигезсезлекне сизмәскә тиеш. Ягъни инкубатор чебешләре сыман барысы да бертөрле булгач, бай-хәерчегә аеру бетәчәк, имеш. Кемнедер мәктәпкә затлы чит ил машинасында китерүләре, кемнеңдер автобуста йә тәпи-тәпи килүендә берәүнең дә эше юк.
РФ Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы бу мәсьәләдә үз ярдәмен тәкъдим итәргә ашыкты. Ул Россия төбәкләренә җаннары теләгән мәктәп формасын тегеп бирергә җыена. Дөрес, бу турыда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәрдар түгелләр әле. Шулай да проект эшләнә башлаган. РФ Хөкүмәте ике куянның койрыгын берьюлы тотмакчы була: бердән, үлем хәлендәге җиңел сәнәгать иркен сулыш алачак, икенчедән, Россия укучылары үзебездә эшләнгән мәктәп формасы белән тәэмин ителәчәк. Проект тормышка аша калса, әлеге дә баягы социаль тигезсезлек «тигезләнә» инде. Кием канәгатьләндермәгәндә, «Кытай хәерчесе» дип сүгеп кенә булмаячак.
Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы җитәкчесе Андрей Демидов бу уңайдан килеп чыгарга мөмкин булган тавыш-гаугадан курка. «Мәктәп формасын кертү «ас»тан килергә тиеш: мәктәпләр беренче адымны ясый, аларны ата-аналар хуплый. Кире тәртиптә булган очракта, искиткеч зур низаглар туарга мөмкин», - дип белдерде ул.
Төрле сораштыру үзәкләре мәктәп формасы кертү-кертмәү буенча статистика мәгълүматлары китереп кенә тора. Superjob.ru порталы үткәргән сораштыруларга ышансаң, россиялеләрнең 68 проценты бердәм форма кертүне хуплый икән. 39 проценты бөтен ил буенча бертөрле форма кирәк, дисә, 29 проценты һәр уку йортының үз дресс-коды булырга тиеш, дип саный. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, халыкның 25 процентын гына мәктәп формасы канәгатьләндерми икән. Алар үз фикерләрен «Ни өчен мәктәптән армия ясарга?», «Һәр кеше баласын, ничек булдыра ала - шулай киендерә» кебек аргументлар белән яклый икән. Россиялеләрнең 7 проценты сораштыруда катнашырга авырсынган. Мәктәп формасы кертү яклылар саны елдан-ел арта бара. 2007 елда андыйлар 30 процент булса, быел әлеге сан 39 процентны күрсәтә. Бу 39 процент урта буын вәкилләре тавышы буенча җыелган. Шул ук форумнарны гына булса да айкап, укучыларның фикерләрен җыйсаң, минуслы сан килеп чыкмагае...
Быел безнең мәктәптә дә бердәм форма керттеләр: егетләр костюм-чалбардан, кызлар алъяпкыч-күлмәктән йөрергә тиеш. Ак алъяпкыч бәйрәмнәрдә генә ябыла, көндәлеккә - карасы. 11 нче сыйныфта укучы сеңлем дә башта үзен инглиз хезмәтчесе белән чагыштыра иде, хәзер ияләште кебек. Безнең - ак блуза-кара итәктән йөргән кызларның - мәктәп белән саубуллашканда ак алъяпкыч киеп бөтереләсе килү теләге калды. Ник дигәндә, моңарчы андыйдан йөрмәдегез, бер көн өчен генә кимәссез инде, искелек калдыгы бит ул, дип, Соңгы кыңгырау кичәсендә андый форманы кияргә рөхсәт итмәделәр. Югыйсә безгә кадәр кияләр иде. Мөгез чыгардык: мәктәбебез тарихында беренче тапкыр, бәйрәмдә ак блуза-кара итәктән басып тордык. Өч ел узгач, «искелек калдыгы» түргә узды...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитми Бездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.11801
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...107501
-
28 март 2023 - 14:55Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул 1931 елда гаиләдә олы бала булып дөньяга килгән малайга кечкенәдән әтисенең уң кулына әйләнеп, берсеннән-берсе кечкенә сеңелләренең терәге булырга туры килгән. Киң җилкәле, нык бәдәнле малай сугыш башлангач инде тәмам егет булып җитешкән, яу кырына киткән ирләрне, атларны алмаштырып, җир сөргән, чалгы белән арыш чапкан.11311
-
28 март 2023 - 14:25«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады Зур юлларда кемнәр белән генә танышмыйсың. Бервакыт шулай электричкада авылдан килгәндә, елый-елый шешенеп беткән бер кызга күзем төште. Аның йөз-кыяфәте ерактан ук ниндидер бик кайгылы вакыйга булганын аңлатып тора иде. Түзәр хәл калмагач, үзем ни булганын сорарга булдым.142711
-
28 март 2023 - 11:33“Казан егетләре” төркеменең элеккеге җырчылары яңадан бергә чыгыш ясый Артур Минһаҗев, Марат Галимов, Вәли Фазлыйәхмәтов – “Казан егетләре” төркеменең “алтын” составы 30 март көнне янәдән бер сәхнәдә җыелачак.47300
-
28 март 2023 - 10:30Диварларны бизәүче Эльмира Хаҗиева: «Бүлмәне әзрәк зурайтыр өчен ачык төсләр уңышлы» Кемдер чигүче, кемдер аш-су остасы, ә кемдер күз явын алырлык рәсемнәр ясый. Гади кәгазь битенә түгел, төрле биналарның диварларына.17900
-
28 март 2023 - 09:41"Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..." Шулай юктан да сәбәп табып, көн дә кыйнауга кереп китте. Ун яшьлек балаларның сәламен алган өчен дә кыйнады. Кайнана, үз күз алдында кыйнап үтермәсен тагын, дип куркып башка чыгарды. “Балаң инвалид туса иде”, – дип теләде ир заты.2826211
-
28 март 2023 - 06:06Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады Барысы да Рәзинәнең группадаш кызы Фәниягә ярдәм итәргә теләвеннән башланды. Алар икесе бер районнан, күрше авыллардан иде. Фәниянең абыйсы армиядән кайткан, аңа тиз арада авылына кайтып китәргә кирәк икән.149212
-
27 март 2023 - 15:01Сугыш ветераны өен су баскан Казанда ел башыннан бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәтенә, су басулар турында, 70 мөрәҗәгать кабул ителгән. – Шәһәр районнарында халык үтенеченә тиз ярдәмгә киләләр. Су басулар тәүлек дәвамында күзәтүдә тотыла, – диде башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.24901
-
27 март 2023 - 14:49Йөрсә йөрсен, тик үз балаларын үзе үстерсен Мин Лилиянең язмыш йомгагын тыңлап бетереп кайтып киткәндә, иңсәләремә тау кадәр таш бастырганнар идемени - машинага чыгып утыргач та, уйлар йомгагының очын таба алмый интектем...390208
-
27 март 2023 - 13:47Варикоз гына димә: кемгә яный һәм аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе. Статистика буенча, 35 яшьтән соң хатын-кызларның - егерме, ирләрнең ун проценты әлеге авырудан җәфалана.52700
-
27 март 2023 - 13:40Үлсәм дә үкенмәм, кемгә кирәгем бар соң минем? Өйләнешүләренә әле бер ай узмаган, бите белән кулыннан кала тәненең күгәрмәгән җире калмаган. Кыз баланың ширбәт ае шундый булырга тиешме...521708
-
27 март 2023 - 13:01“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.477117
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
28 март 2023 - 16:47Без имени😪😪😪😪😪😪«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады
-
28 март 2023 - 16:06Без имениМин дэ молодец дим."Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..."
-
28 март 2023 - 17:39Без имениОт имени родственников пишуНам очень приятно,что опубликовали родственника Татарина Минислама Валиева.Мы родственники никогда его не видели(всегда был при исполнении своей работы)Труженник из многодетной семьи .Моя мама бывала у него в гостях и гордилась своим племяником.Я с гордостью и всегда и везде говорю,а МОЖЕТ и хвалюсь ДОСТОЙНЫМ Родственником,который в трудные годы заслужил от Родины столько Наград.Я присоединяюсь к этой статье,и поздравляю Минислам А бы Валеева мне приходилось в деревне ВОЛЬНЫЙ стан в доме его отца ежегодно жить летом.Это было моим детством.Без слез конечно не обошлось.С большим Уважением!Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул
-
28 март 2023 - 13:17Без имениБашлыкнын уй- ниятлэре Аллаhынын " Эмин" дигэн сэгатьлэренэ туры килеп, чынга ашсын иде. Балык Бистэсе гадэти бер зур авыл дэрэжэсенэ тошеп бетте бит инде. Ин моhиме Эш урыннары булдыру кирэк, халыктан калмас, уяныр. Житэкчелектэн , анын оештыру сэлэтеннэн, команданын кочле булуыннан тора бар да.Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк"
-
28 март 2023 - 08:15Без имениНик аның энесе шартлатып арасын өзми соң?! Чүпрәк, мунчала!🙄Бу кыз Рәзинә, ник Зәлияне блокка тыкмый?!😡🤮Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады
-
27 март 2023 - 21:33Без имениЛәйсән, рәхмәт җаныем, Бүләк итеп биргән тәсбих өченТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 21:57Без имениМөмкин булса миндә алыр идемТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 20:36Без имениСоклана торган гаилә! Шундый язмышлар була Шул! Молодцы“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте
-
27 март 2023 - 13:44Без имениБик явыз киленнэр бар инде,хаман шулай яшь килеш торырбыз дилэрдер. Кайнанага ни курсэтэсен,узенэ шул кайтканны белмилэр эле алар. Эйбэт малай устергэнсен,рэхмэт диясе урынга.Аллахы тэгалэ барын да тигезли, энилэргэ генэ бик кыен,бик кызганам. Минем энием килен белэн 36 ел тату яшэделэр.Эни дэ бик сабыр иде,килен дэ. 84 яшендэ эниебез бакыйлыкка кучте. Бала караган кебек карады эниебезне. Узенен дэ киленнэре эни дип улеп торалар.Бар киленнэр дэ шулай булсыннар иде дэ бит...Туган көнгә бөтен гаиләсе җыела алмый. Бер улы килсә, икенчесе килми...
-
27 март 2023 - 09:55Без имениСабыр итегез,сабыр тобе сары алтын,дилэр... Бу очракта сабыр итэргэ кирэкмэгэндер бэлки..Авыл жирендэ кешедэн яхшы тугел дилэр,кара каннарын йота-йота яшилэр кайберлэре.Татар хатыны нилэр курми диясе генэ кала...“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 22:06Без имениБездэ киресенсэ эйтэлэр ,чит илдэ олтан булып яшэгэнче уз илендэ солтан булып яшисен дилэр.Себер чит ил тугел,чит жир.Мэсэлэн ,авылда туып усеп,чит жирлэргэ чыгып китеп топлэнде дилэр.Узе сине сагындым,синсез яши алмаем дигэн,узе яраткан кызынын укып беткэнен котмэгэн.Отпуск булгандыр бит,кайтып эти энисенэ кулын сорарга да бармаган.Эти эниседэ ,егет чакырганга укып бетмэгэн кызны жибэрэ алмый бит.Монда егет карар кылмаган,яраткан кызын югалтырга курыкмаган,хатларда сирэгэеп туктаган.Әти-әни сөйгәнем белән кавыштырмады
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.90505
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.212901
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.642501
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитмиБездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.11801
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...107501
-
22 март 2023 - 08:34Билбаулы көрәш буенча Россия Кубогы нәтиҗәләре. Татарстан - беренче! Узган ял көннәрендә Алабугада билбаулы көрәш буенча Россия Кубогына ярышлар узган. Татарстан командасы беренче урынны яулаган. Шәхси беренчелектә кемнәр җиңүгә ирешкән?154100
-
22 март 2023 - 09:15"Әлегә мая туплагыз": йолдызнамә (22-29 март) Алдыгызга көчегез җитәрдәй бурычлар гына куегыз. Бөтен эшне үз җилкәгезгә генә өймәгез. Эшне бераз бүтәннәргә дә “аударырга” өйрәнегез. Шул вакытта эшегезне дә тиз арада төгәлләрсез, ял итәргә дә вакытгыз калыр.170900
-
22 март 2023 - 09:19Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате Бүген, кояш баеганнан соң, Рамазан ае керә. Сезне ихластан сагынып көтеп алынган изге ай җитүе белән тәбриклим! Аллаһыга мең шөкер, безгә аны кабат каршы алу бәхетенә ирешергә насыйп булды!208203
-
22 март 2023 - 10:39Дамир Бәдриев: "Шакшука" (юмореска) Туганыбыз бик тә үтенеп кунакка чакыргач, хатыным белән шәһәргә кузгалдык. Үзебез белән күчтәнәчкә, эченә җимешләр, алмалар, лимоннар тутырып пешерелгән каз һәм бер чиләк күкәй алдык.119318
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика