Мәктәпләр карантинга ябыла
Татарстанда ОРВИ белән авыручы балалар саны күп булганлыктан, карантинга ябылучы мәктәпләр саны ике тапкырга арткан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанда ОРВИ белән авыручы балалар саны күп булганлыктан, карантинга ябылучы мәктәпләр саны ике тапкырга арткан.
Татарстан буенча Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, республиканың 45 мәктәбенең 157 сыйныфы карантинга ябылган. Ә Казанның 18 мәктәбендә 62 сыйныф уку-укытуны вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр булган.
Узган бер атна эчендә Татарстанда ОРВИның 31 605 очрагы теркәлгән. Эпидемия бусагасы 36,2 процентка арткан. Казанда исә авыручылар саны 13 106га җиткән. Бу – эпидемия бусагасыннан 31,7 процентка югары.
Узган атнада гриппның алты очрагы теркәлгән – барысы да Түбән Камада. Шулай итеп, әлеге сезон башыннан республикада 237 кеше грипп белән авырган. Аларның берсе дә гриппка каршы прививка ясатмаган булган, дип хәбәр ителә ведомствода.
ОРВИ турындагы вазгыятьне халыкка җиткерер һәм профилактика чаралары турында сөйләр өчен, Роспотребнадзор «кайнар элемтә» ачып җибәрде. 238-52-11 һәм 238-96-84 номерына эш көннәрендә иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр шалтыратырга мөмкин. «Кайнар элемтә» 10 мартка кадәр эшләячәк.
Фото: kzn.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Радик Шәрәфиев: Мин Фирдүс Тямаев төркеменнән киттем. Бик сүкмәгез инде мине...
-
#Кыскача яңалыклар
XXIX «Алтын каләм» фестивале җиңүчеләре билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов Төркиянең сәүдә министры урынбасары белән уртак проектлар турында сөйләште
-
#Кыскача яңалыклар
Көрәш буенча дөнья беренчелегендә һәм чемпионатында Татарстаннан кемнәр көрәшә?
-
#Мәгариф
БДИ шаукымы: ни чәчкән, шуны уралар
Комментарийлар