Халыкны шаккатыру дәвам итә. Хәзер менә кайбер сәясәтче-реформаторлар өлкән яшьтәгеләрне картлар йортларына урнаштыруның бернинди дә хурлыгы юк, ә киресенчә, тиздән бу мактаулы гамәл булачак дип белдерә.
Пенсиянең күләме бик аз һәм ул акчага тиешле дәрәҗәдә яшәү мөмкин түгел, бу мәшәкатьне чишү юлы – махсус картлар йортлары булдыру икән. Көнбатыштагыча, гомереңнең соңгы көненә чаклы рәхәтлек кичереп яшәрлек. Янәсе, анда өлкән яшьтәгеләр һәрдаим югары квалификацияле персонал күзәтүе астында, яшәү шартлары, ашау-эчү бик яхшы һәм тормышның бөтен рәхәте шунда гына, имеш. Бездә генә әти-әниләрне шундый йортларга тапшыру хурлыклы адым булып санала, совет заманыннан калган бу гадәтләрдән арынырга чакыра реформаторлар. Әлеге йортларның челтәрен булдыру буенча «дәүләт һәм шәхси әшнәлек программасы» эшләнгән. Көнбатышны үрнәк итеп алып, бу мәсьәләдә аны тулысынча кабатлау да каралган: әлеге йортларда яшәүчеләрнең чыгымнары аларның якыннары җилкәсендә булачак. Акчасы булганнар яхшырак, «затлырак» йортка тапшыра, юк икән, гадәтие белән генә чикләнәчәк. Барып чыгабыз, ахры, тора-бара әти-әнисен «затлы» йортка урнаштыру да кәттәлек билгесе булып санала башламаса инде. Бу хәзер кайберәүләрнең «айфон»лы булып, үзен бер башка өстенрәк дип хис итеп, алданып йөрүе генә түгел, ә намус белән алыш-биреш булачак.
Әлеге яңалыклар бөтенесе бик матур итеп, өлкәннәр, гомумән, халык турында кайгырту дип тәкъдим ителә. Пенсия яшен арттырып та бит күп кенә миллиардлар югалмыйча калынырга һәм тормышыбыз «ыжгырып» алга китәргә тиеш. Пенсиягә акча юк икән, картлар йортларына кайдан табылыр соң ул?
Ни өчен әле без гел Көнбатышны үрнәк итеп алып, аны кабатларга тиеш? Һиндстанда, мәсәлән, закон нигезендә, өлкән яшьтәгеләрне кайгырту, тәрбияләү аларның якыннарына йөкләнгән. Закон үтәлмәсә, балалары төрмәгә эләгергә мөмкин. Авылларда караучысыз калучыларны гына картлар йортларына урнаштыру очраклары бар. Ләкин безгә «совет гадәтләреннән» арынырга чакыралар, матбугат аша да, әллә кемнәрнең авызыннан да ишеттереп, җәмәгатьчелектә шундый фикер уяталар, халыкта да моны хуплаучылар юк түгел. Элеккечә, советча гына калсак ярамасмы? Ул чорда хет әти-әниләрне картлар йортларына тапшыру – мактаулы гамәл дигән фикерне көчләп тагучы юк иде.
Хастаханә белән төрмәләрдән тыш, иң күңелсез учреждениеләр – балалар йортлары белән картлар йортларыдыр. Аларның булуы ук әти-әни белән балалар арасындагы элемтәләр өзелгән җәмгыятьнең гариплеге турында сөйли, мөгаен. Ничаклы гына анда күңелле, интернат-пансионатныкылар үзләрен шулхәтле яхшы хис итәләр дип күзгә төтен җибәрергә маташмасыннар, һәрбер кешегә бәхетне тулы күләмдә тату, җан тынычлыгы өчен гаилә кирәк. Сабый балага әти-әнисе кирәк булган кебек, өлкәннәр дә, картайгач, балаларының ярдәменә, аларның игътибарына мохтаҗ. Бүгенге тиз үзгәрүчән заманда гореф-гадәтләр авырлыклардан котылуның заманча ысуллары белән алышына. Караучысыз калганнарга дәүләт тарафыннан нинди генә яхшы шартлар тудырылмасын, аларның һәркайсы картлыгын кайгыртучы, ихтирамлы балалары, оныклары янында каршылыйсы һәм бакыйлыкка җыйнак кына, кечкенә генә булса да, ләкин үз өеннән китәсе килә...
Яшь, көчебез ташып торганда, картлык турындагы уй кайдадыр бик еракта, ул килеп тә җитмәс кебек. Тормыш су агымыдай бик тиз уза, бер мизгелдә кеше үзенең әби-бабайлар рәтенә басканлыгын аңлый башлый, тик ул үзенең балалары да аның белән шулай ук эшләмәсләр – намус белән килешү төземәсләр дип ышанып әйтә аламы?..
Анна Арахамия фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар