16+

Полиция балаларны саклый

Менә җәйнең дә яртысыннан күбесе үтеп китте. Шулай да әле көзнең беренче ае сентябрьгә кадәр бер ай вакыт бар. Мәктәп укучылары каникулларда. Берәүләре авылда әби-бабайлары янында, икенчеләре җәйге ялларын шәһәр читендәге лагерьларда уздыралар.

Полиция балаларны саклый

Менә җәйнең дә яртысыннан күбесе үтеп китте. Шулай да әле көзнең беренче ае сентябрьгә кадәр бер ай вакыт бар. Мәктәп укучылары каникулларда. Берәүләре авылда әби-бабайлары янында, икенчеләре җәйге ялларын шәһәр читендәге лагерьларда уздыралар.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре ассызыклаганча, балаларның җәйге ял вакыты булуга да карамастан, алар вакытларын кая куярга белмичә йөрергә тиеш түгел. Әгәр бу шулай икән, аларның начар компанияләргә эләгүенә, спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке тарту белән мавыгуларына, хәтта закон бозуларына да ерак калмый. Бу күп очракта сугышу, юлда йөрү кагыйдәләрен бозып юлны ярамаган урыннардан аркылы чыгу, җәмәгать транспортында юл бәясен түләмәү, караклык. Тәгаенләбрәк әйткәндә, чит-ят кешеләрнең яисә таныш-белешләренең телефоннарына, еш кына велосипедларына рөхсәтсез кул сузулар, җәмәгать транспортында урлашу.
Икенче яктан, караучысыз калган балаларның җәйге каникуллар чорында суга батып үлү очраклары да еш очрый. Чөнки бу вакытта ата-аналар да аларның һәр адымнарын карап бетерә алмый. Балаларның «Дзержинец» сәламәтләндерү лагеренда үткән брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының бүлек мөдире урынбасары, полиция полковнигы Лариса Осипова: «Без, үз чиратыбызда, балалар катнашында гадәттән тыш хәлләрне булдырмас өчен, МЧС хезмәткәрләре белән берлектә дә профилактик чаралар үткәрәбез», - дип белдерде.
Әле болардан тыш, җәйге чорда балигъ булмаганнар арасында суицид (үз-үзеңә кул салу), ток сугып якты дөнья белән хушлашу очраклары да очраштыргалый.
Җәйге чорда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы «Курорт» дип исемләнгән план буенча эш итә. Аның асылы шунда - ул кешеләрнең күпләп ял итәргә ярата торган урыннарында һәм җәйге балалар лагерьларында җәмәгать тәртибен саклауны күз алдында тота.
Бүгенге көндә Татарстанда балаларның 134 сәламәтләндерү лагере эшли, аларның һәрберсе дә полиция хезмәткәрләре тарафыннан саклана. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан чыгып, бер урыннан икенче урынга күчкәндә, балалар утырган автобуслар ЮХИДИ машиналары тарафыннан озатылып йөри.
Республикабызда җәйге чорда шулай ук төрле дәүләт оешмаларында махсус исәптә торган, караучысыз калган балигъ булмаган балаларны бушка сәламәтләндерү-ял итү лагерьларына җибәрү, вакытлыча җиңел эшләргә урнаштыру да оештырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading