16+

«Прививкадан куркалар, чупа-чупстан – юк»

Прививкалар мәсьәләсендә күп әти-әни баш вата. Кайбер йогышлы авыруларны булдырмас өчен нәкъ менә прививкалар гына саклый икәнне аңлаучылар хастаханәгә бара, интернеттан вакциналарның зыяны турында язмалар укыган «белдекле»ләре моның киресен эшли.

«Прививкадан куркалар, чупа-чупстан – юк»

Прививкалар мәсьәләсендә күп әти-әни баш вата. Кайбер йогышлы авыруларны булдырмас өчен нәкъ менә прививкалар гына саклый икәнне аңлаучылар хастаханәгә бара, интернеттан вакциналарның зыяны турында язмалар укыган «белдекле»ләре моның киресен эшли.

«Йөгереп йөргән улым кызамыктан вафат булды»

Россиядә берничә елдан бирле полиомиелит, кызылча, дифтерия авыруының күпләп теркәлгәне юк. Табиблар моны вакцина нәтиҗәсе дип саный. Кызамык турында да оныта башлаган идек, ләкин соңгы арада табиблар: «Татарстанда кызамык таралу куркынычы бар», – дип чаң суга. Әлеге авыру чит илләрдә «чәчәк ата». 2010 елдан 2016 елга кадәр республикада 56 кызамык очрагы теркәлсә, аның 20се нәкъ менә читтән ияреп кайткан. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, кызамык – бик тиз йогышлы вирус. Авыру белән элемтәдә булганнарга ул 100 процент очракта иярә. Дәвалану да җиңел түгел. Кызамыктан бары прививка гына саклый ала.

– Халыкның прививкадан баш тартуын аңламыйм. Кызамыкның нәрсә икәнен яхшы беләм, үземнең дә йөгереп йөргән улым шул авырудан вафат булды, – дип сөйләгән иде Казаннан 80 яшьлек газета укучыбыз Нурания апа.
Үз башыңа төшсә генә аңлыйсыңдыр шул. Бүген республикада прививканы ясатудан баш тартуның 58 меңнән артык очрагы теркәлгән. Дөрес, узган ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткечне сизелерлек киметә алганнар. Баш тарткан һәр өченче кешене прививка ясатырга күндергәннәр. Узган атнада Татарстанда Европа иммунизация атналыгы кысаларында да халыкка прививканың кирәклеге турында сөйләделәр. 1 апрельдән республикада махсус акция башланды. Теләгән һәр кешегә кызамыкка каршы бушлай прививка ясыйлар. Барлыгы 18 мең кешегә җитәрлек вакцина әзерләнгән.

Сөйләгәннең файдасы юк дип тә әйтеп булмый. Гел-гел кабатлый торгач, ниһаять, быел халыкның 48 проценты гриппка каршы вакцина ясаткан. Нәтиҗәдә, соңгы биш елда грипп белән авыручылар саны 12 тапкырга кимегән.
Авыру күптән теркәлми дип тынычланырга ярамый анысы. 1980 елларда дифтерия белән авыручылар кимегәч, аңа каршы прививканы бетергән булганнар, әмма ун елдан соң бу авыру кабат баш калкыткан. Вирус белән шаярырга ярамый,кыскасы.

– Микробларны бернишләтеп тә булмый, алар бар – җирдә, һавада, баш калкытыр өчен сәгатен генә көтеп торалар. Шуңа да кешегә һәрчак сакланырга кирәк, ә төп саклану чарасы – прививка, – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунитет профилактикасы буенча баш белгече Дмитрий Лопушов.

Җил чәчәге белән берничә тапкыр авырыйлар

Күпләр прививкадан соң баланың иммунитеты какшый, өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин дип курка. Дмитрий Лопушов әйтүенчә, вацинаның сыйфаты куллануга чыгарылганчы берничә этапта тикшерүләр уза, сынала. Сүз уңаеннан, тиздән Татарстанда күпкә нәтиҗәлерәк саналган, берничә вируска каршы вакцинаны берләштергән прививка кулланыла башлаячак, ди.
– Вакцина ясар алдыннан табиб баланы тикшерергә, пациент сәламәт булган очракта гына рөхсәт бирергә тиеш. Прививкадан соң гадәттә, өзлегүләр сирәк була, температура күтәрелү, укол урыны авырту, баланың көйсезләнеп торуы – прививкадан соң була торган гадәти хәл, – ди Дмитрий Лопушов. Кайбер кеше вакцина составында зыянлы матдәләр бар дип борчыла. Табиб исә вакцинаны чупа-чупс белән чагыштырды. – Балалар еш суыра торган ул чупа-чупсның составында ниләр бар икәнен әниләр укыймы икән? Сабын ясый торган глицерин, химик буягыч матдәләр, сәламәтлек өчен зыянлы кушылмалар, шикәр диабеты китереп чыгаруга сәбәпче булган глюкоза гына күпме анда. Тик ни өчендер кеше чупа-чупсның зыянын күрми, ә авырулардан саклый торган вакцинадан шикләнә.

Йогышлы авырулар һава юлы аша, төчкергәндә, йөткергәндә иярә. Кайбер авыруларны йөгәнли алсалар да, бирешми торган вируслар да очрый. Әйтик, коклюш – бума ютәл. Былтыр бу вирусны йоктырган 94 баланың 40ына прививка ясатылмаган булган. Малярия дә кеше өчен куркыныч тудыра. Ул аеруча Тайвань, Вьетнам кебек чит илләрдә киң таралган. Шуңа да сәяхәткә җыенган кешегә беренче чиратта туроператорлардан ул илдәге вазгыятьне сорашырга киңәш ителә. Тагын бер еш очрый торган авыру – җил чәчәге. Бер караганда юк кына тоелган бу вирус кеше өчен куркыныч булырга мөмкин икән. Балачагында зеленкага буялып йөргәнен күпләр хәтерлидер. Кечкенә чагыңда җил чәчәге белән авырып калу әйбәт санала иде бит. Имеш, бер тапкыр авырсаң, әлеге вируска каршы гомерлек иммунитетың барлыкка килә. Баксаң, бу ялгыш фикер икән.

– Җил чәчәге белән авырган кешедә бу вирус аның арка миендә гомерлеккә кереп урнаша. Шул рәвешле ул үзенә җайлы вакытны көтеп тора. Кешенең иммунитеты какшаганда, авырудан соң өзлегүләр вакытында вирус кабат баш калкытырга мөмкин. Кайчакта ул тимрәү формасында чагыла, – ди Дмитрий Лопушов.

Кыскасы, сакланганны саклармын дигән Ходай. Полиомиелиттан, кызылчадан, бума ютәлдән дә дәваларга була анысы, тик сәбәпсез прививка ясатудан баш тартып баланың, әйләнә-тирәдәгеләрнең гомерен куркыныч астына кую – мәгънәсезлек. Карышканчы, тәҗрибәләр уздырганчы, прививкаларны баланың организмы җиңел кичерсен, авырулар сабыйларыбызны читләтеп узсын дип теләсәк иде.

Кызамык (корь)

Билгеләре. тән температурасы күтәрелә, авыз куышлыгы һәм өске тын юллары ялкынсына. Конъюнктивит өстәлергә мөмкин. Тәнгә тап-тимгелләр чыга.
Куркынычы. кызамык өзлегүләр белән куркыныч, еш кына үпкә ялкынсынуга китерә. Нерв системасына зыян килеп, кешенең инвалид калуы мөмкин. кызганыч, үлем очраклары да бар. Олыларда авыру аеруча катлаулы уза.

Җил чәчәге (ветрянка)

Билгеләре. тән температурасы күтәрелә, үлекле бетчәләр чыга, алар кабарчык белән томалана.
Куркынычы. кабарчык урыннарының җөйләнеп калуы бар. Җил чәчәге өзлегүләр китереп чыгарырга, баш мие тукымаларын зарарларга мөмкин. Авырган вакытта көчсезләнгән организм башка вирусларны да җиңел йоктыра. Еш кына җил чәчәгеннән соң, тулысынча тернәкләнмәгән балаларда үпкә ялкынсынуы күзәтелә.
Саклану. вируска каршы прививка ясату. Кызамык белән кызылчага каршы прививка илкүләм календарьга кертелгән. Бу исемлеккә җил чәчәгенә каршы прививканы да кертергә җыеналар.

Кызылча (краснуха)

Билгеләре. Тән температурасы күтәрелә, башта бит, аннары тән кызыл тимгелләр белән каплана. Муенда шешсыман төерләр пәйда була. Күз эренләргә мөмкин.
Куркынычы. кызылча вакытында бетчәләр эз калдырмый юкка чыксалар да, бу авыру йөкле хатыннар өчен куркыныч. Инфекция карындагы балага зыян сала. Нәтиҗәдә бала җитлекмичә, саңгырау, зәгыйфь булып туарга мөмкин.

Фото: gazeta-chi.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading