16+

Һәр паркның “фишка”сы булачак

Рөстәм Миңнехановка яңартылачак "Черек күл" турында сөйләделәр.

Һәр паркның “фишка”сы булачак

Рөстәм Миңнехановка яңартылачак "Черек күл" турында сөйләделәр.

Билгеле булганча, быел Татарстанда - Парк һәм скверлар елы уза. Шул уңайдан, 144 парк һәм скверны төзекләндерәчәкләр. Эшләрнең күпчелек өлеше җәй азагына тәмамланачак, дип белдерә журналистларга Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков.

- Барлык 144 проект быел төгәлләнәчәк. Монда шик юк. Хәер, гади кеше буларак, моңа ышану үземә дә кыен. Эшләрнең саллы өлеше 30 нчы августка тәмамланачак. Кайбер катлаулы очракларда эшләр сентябрь һәм октябрьгә кадәр сузылырга мөмкин, әмма 1 нче ноябрьгә барысы да төгәлләнәчәк, - ди Илдар Халиков.

Әлеге 144 объектка Казанның 30 парк һәм скверы да кергән. Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман Казанда төп бурыч - һәр паркның "фишка"сын булдыруда ди, шул "фишка" казанлыларны нәкъ менә шунда ял итәргә җәлеп итеп торачак. Әйтик, Җиңү паркы халыкны хәрби техникасы белән гаҗәпләндерә.

Республика әһәмиятенә ия дүрт объект - Горький исемендәге парк, Лядской бакчасы, "Черек күл" паркы һәм Кремль яр буен беренче боҗра веломаршруты тоташтырачак. "Химиклар" мәдәният йорты каршындагы "Нарат аланы" паркында, борынгы зиратны хәтерләтәчәк территория булдырылачак. Зират булмаган урында балалар мәйданчыгын җиһазландырачаклар. Кайбер парк һәм скверларда махсус тренажерлар белән мәйданчыклар ясалачак.

Төзекләндерү белән берәттән, паркларны яшелләндерүгә дә зур игътибар бирелә. Әйтик, скверларга 6,5 меңнән артык яфраклы һәм ылыслы агач, куаклыклар утыртачаклар. Җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр өчен 35 километр озынлыкта яңа юл салыначак.

Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов «Черек күл» буенда да булып кайтты. Аңа паркның якын киләчәктә ничек үзгәртеп корылачагы турында сөйләделәр. Паркта почта әрҗәсе беркетелгән мәгълүмат баганасы булачак. Аңа шәһәрдә яшәүче теләсә кем үз тәкъдимнәре һәм теләкләре белән записка сала алачак. Үзәк мәйданда фонтан яңартылыр дип көтелә. Почта әрҗәләре белән мондый мәгълүмат баганалары башка паркларда да барлыкка киләчәк икән. Шулай ук йога белән шөгыльләнүчләр өчен махсус урыннар, йөгерү өчен юл, балалар мәйданчыгы төзеләчәк. Паркны төзекләндерү 20 июннән башланачак. "Черек күл" белән бер вакытта төзекләндерелә торган Ленин бакчасында төп яңалык - урамда кешеләргә кино күрсәтү экраны булдырылачак.

Фото: president.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading