Раштуа бәйрәме белән!
07 января 2015,
16:16
Уку өчен 2 минут
2295
0
0
Бүген Татарстанда Раштуа бәйрәме, шул уңайдан Президент Рөстәм Миңнеханов православие динендәге татарстанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку

Бүген Татарстанда Раштуа бәйрәме, шул уңайдан Президент Рөстәм Миңнеханов православие динендәге татарстанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлады.
- Ислам һәм традицион башка конфессияләр белән беррәттән, православие мөһим иҗтимагый роль уйнаган Татарстанда дини тормышның үсешенә, төрле
милләт вәкилләре һәм төрле дин тотучылар арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашуга гаять олы ихтирам белән карыйлар, зур игътибар бирәләр.
Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен торгызуга, яшьләрне бай тарихи-мәдәни мирасыбызга карата хөрмәт рухында тәрбияләүгә елдан-ел зуррак өлеш кертә.
Республикада традицион рухи кыйммәтләрне, православие мәдәниятен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә саллы эш башкарыла. Дин тотучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен шәһәрләрдә һәм авылларда борынгы гыйбадәтханәләр төзекләндерелә, яңалары салына, якшәмбе мәктәпләре ачыла.
Шунысы куанычлы, бу игелекле эшләр барлык татарстанлыларны берләштерә, уртак йортыбыздагы татулыкны, иминлекне ныгытуга ярдәм итә.
Сезгә бәйрәмчә күтәренке рух, нык сәламәтлек, илгә-көнгә тынычлык, муллык, иминлек телим! - дигән ул котлавында.
Фото: president.tatarstan.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Реакция язылган инде
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
loading
Комментарийлар