16+

Казанда «Әни-маркет» узачак

29 һәм 30 августта Казандагы «Елмай» паркында әниләр һәм балалар өчен «Ма-ма-маркет» үтәчәк. Чара 11:00дән 20:00гә кадәр дәвам итә. Керү бушлай.

29 һәм 30 августта Казандагы «Елмай» паркында әниләр һәм балалар өчен «Ма-ма-маркет» үтәчәк. Чара 11:00дән 20:00гә кадәр дәвам итә. Керү бушлай.

Маркетта Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм башка шәһәрләрдән килгән брендлар үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен кием-салым, аксессуарлар, уенчыклар, тәм-томнар, өй өчен товарлар тәкъдим ителәчәк. Балалар өчен кызыклы программа әзерләнгән. Әйтик, шопперлар бизәү, брелоклар ясау һәм термомозаика белән эшләү буенча мастер-класслар үткәреләчәк, шулай ук балаларны флористика белән таныштырачаклар. Әти-әниләр балалар белән бергә алъяпкычлар бизәүдә катнаша алачак.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, маркетның төп максаты — әниләрне һәм балаларны Россиядәге заманча җирле брендлар белән таныштыру, гаилә өчен файдалы һәм кызыклы ял оештыру. «Ма-ма-маркет» көннәрендә «Елмай» паркында V гаилә китап фестивале — «Тау Фест» та узачак. Анда Дарья Донцова, Дмитрий Емец, Алекс Хилл һәм башка язучылар, шулай ук 30дан артык нәшрият катнашыр дип көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading