16+

Рио-де-Жанейрода узган Олимпиада уеннарындагы каршылыклар «Державин укулары»н тагын бер темага «баеткан»

17-19 октябрь көннәрендә Казанда «Державин укулары» XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза.

 Рио-де-Жанейрода узган Олимпиада уеннарындагы каршылыклар «Державин укулары»н тагын бер темага «баеткан»

17-19 октябрь көннәрендә Казанда «Державин укулары» XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза.

Якташыбыз (шагыйрь Казан губернасы, Сокуры авылында туган) Гавриил Державинны күбесе рус поэзиясенең алтын фондына кертелгән шигырьләре аша белә. Ләкин ул шуңа өстәп филолог, атаклы дәүләт эшлеклесе, мәгърифәтче дә әле. Россиядә беренче юстиция министры да булган. Шуңа да «Державин укулары» юриспруденция юнәлешендә булган теоретик һәм гамәли белемнәрне бергә туплаучы чара булып тора.

Укулар 2005 елдан бирле Мәскәү шәһәрендә юстиция университетында оештырыла иде. Узган ел ул беренче тапкыр Казан федераль университеты бинасында үткәрелде.
- Хәзер исә бу Татарстан тырышлыгы белән шагыйрь туган ягында традицион чара булачак, - дип белдерде Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова.
Быелгы конференция Гавриил Державинның якты дөньядан китүенә 200 ел тулуга багышланган. Казанга Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының иң яхшы 500гә якын студенты килә. Конференциядә яңгыраган барлык фикерләр дә җыентык буларак чыгачак. Катнашучылар географиясе тагын да киңәйгән: Белоруссия, Румыния, Польша, Бөекбритания, Венгридән фән белгечләре киләчәк. Киләсе елга инде ул халыкара статуска ия булачак.

Берничә көн дәвамында юстиция белгечләре Россиядә хокук темаларын һәм проблемаларын яктырткан сигез түгәрәк өстәлдә катнаша. Темалары киңкырлы: гражданлык, гаилә хокукларыннан алып - җинаять буенча законнар, Россия конституциясенә бәйле мәсьәләләргә кадәр.
- Киләсе елга без Россия спортчыларының хокуклары дигән теманы өстәргә булдык. Рио-де-Жанейро шәһәрендә барган Олимпиадада булган каршылыклар безне бу проблеманы күтәрергә этәрде. Шулай ук Вьетнам, Кытай илләре дә «Державин укулары»нда катнашырга теләк белдерде, - диде Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының беренче проректоры Дмитрий Гурьев.

Бу елның июлендә Казан федераль университеты белән Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты эшлекле килешү төзегән иде. Аның нәтиҗәсе булып тиздән ике уку йорты арасында юриспруденция буенча олипиада үткәрә башлаячаклар. Анда катнашкан абитуриентлар укырга кергәндә өстәмә балларга ия булачак.

Шулай ук кичә «Державин укулары» кысаларында Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты Казан филиалының яңа бинасы ачылды.

- Бу юридик белем бирүне тагын да сыйфатлырак итәчәк. Юристлар һәрвакыт кирәк бит. Без яңа бина ачу фикерен хуплап, материаль ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Безгә булышкан өчен һәркемгә рәхмәт, - диде Ольга Александрова.

Яңа бина ачылышында Татарстан премьер-министры Илдар Халиков таүзенең белеме буенча юрист булуына тукталды.
- Юридик белем бирүдә булган теләсә-кайсы уңай яңалыклар сөендерә мине. Яңа бина тирәсендә барган эшләр белән мин башыннан алып ахырына кадәр танышып тордым. Сезгә, студентлар, зур бәхет елмайды - сезнең Ольга Александрова кебек ректорыгыз бар, сез Рөстәм Миңнеханов кебек Президенты булган республикада яшисез, - диде Илдар Халиков.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading