16+

Рөстәм Миңнеханов: «Авыл – дәүләтнең нигезе»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, урып-җыю барышы белән танышу өчен, республика районнарына чыгуын дәвам итә. Күптән түгел ул Питрәч, Балык Бистәсе, Аксубай, Нурлат һәм Чирмешән районнарында булды.

Рөстәм Миңнеханов: «Авыл – дәүләтнең нигезе»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, урып-җыю барышы белән танышу өчен, республика районнарына чыгуын дәвам итә. Күптән түгел ул Питрәч, Балык Бистәсе, Аксубай, Нурлат һәм Чирмешән районнарында булды.

Питрәчтә урып-җыю эш­ләренең яртысы тәмамланган. Уңышның уртача күрсәткече - гектарына 27,6 центнер. Рөстәм Миңнеханов, Питрәчнең зур өстенлеге - башкалага якын урнашуында, дип белдерде. Шуңа да барлык мөмкинлекләрдән файдаланып, тулы көчкә эшләргә өндәде. Балык Бистәсендә исә басуларның гомуми мәйданы 40,8 мең гектардан артык, аларның яртысында уңыш җыелган. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән аралашканда, Президент көзге чәчү эшләренә яхшылап әзерләнергә өндәде һәм республика җитәкчелеге тарафыннан ашлама сатып алуга өстәмә акчалар бүлеп бирү өлкәсендә ярдәм биреләчәге турында искәртте. Президент туган авылы Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында «Иман» мәчете ачылышында да катнашты. Әлеге иман йорты җирле халык тырышлыгы һәм иганәчеләр ярдәме белән ачылган. Әлеге күркәм эшкә Бөек Ватан сугышы ветераны Шиһабетдин Мусин да 80 мең сум акча керткән. Мәчетнең эчке диварлары һәм тышкы ишеге Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗип Нәккаш эскизлары буенча бизәлгән.

Аксубайда игенчеләр тырышлыгы белән басуларның 58 процентында ашлык суктырылган. Уңдырышлылык гектарыннан 30,3 центнер тәшкил итә.

Игенчеләр белән сөйләшү барышында Рөстәм Миңнеханов, бүген бөтен ил кризис турында әйтә, әмма позитив турында сөйләргә кирәк, ә ул республикабызда җитәрлек, дип искәртте.

- Авыл ул - дәүләтнең нигезе. Авыл юк дип күз алдына китерегез. Ул вакытта ни булыр? Авыл ул - тел, гореф-гадәтләр, халык­лар мәдәнияте сакланышы. Бу чуашлар өчен дә, русларга да, татарларга да - теләсә кайсы милләт өчен мөһим. Без мәдәниятебезне кайда саклый алабыз? Фәкать авылда гына! Шуңа күрә авыл программаларына ярдәм федераль югарылыкта да, республика дәрәҗәсендә дә мөмкин кадәр зур булачак, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры, Марат Әхмәтов та аксубайлыларның тырышлыгын билгеләп үтте.

Бу ел сезнең район өчен алга ыргылыш елы булды, чөнки аксубайлыларда уңыш республика буенча уртачадан югарырак.Сөт җитештерүдә дә район күрсәткечләре начар түгел - былтыргы дәрәҗәдән 10 процентка артык. Чөгендер дә акча табышын арттырачак, - диде ул. Эшлекле сәфәр барышында Президент Аксубайда давылдан зыян күргән, хәзер капиталь төзекләнде­релгән 2нче мәктәпне дә күреп чыкты.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Президент белән берлектә Чирмешән районындагы җиде авылның кырларын вертолеттан карадылар, механизаторлар, игенчеләр белән очраштылар.

Әле кичә генә Рөстәм Миңнеханов Марат Әхмәтов белән Кукмара, Мамадыш районнарында урып-җыю эшләре белән танышып кайтты. Кукмарада бүген 70 мең тонна ашлык җыелган. Кукмарада көзге уңышлардан тупланган күргәзмә дә оештырганнар. Җитәкчелек Түбән Казак­лар авылындагы «Урал» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында булды. Хуҗалык җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов әйтүенчә, комплекс 3 бинадан гыйбарәт. Ул барлыгы 1000 баш савым сыерына исәпләнгән. Биредә тәүлегенә 60 мең тонна сөт җитештерелә. Заманча технологияләр сәгатенә 200 сыерны берьюлы саву мөмкинлеге бирә. «Урал» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы районда гына түгел, республикада иң зур хуҗалыкларның берсе. Кукмарада барлыгы 31 мең эре мөгезле терлек, 180 фермерлык хуҗалыгы санала. Бу яктан, район Татарстанда лидерлар рәтендә. Район икътисадының 30 проценты нәкъ менә кече бизнес исәбенә тулылана икәнен дә әйтсәк, президент Кукмара районының үсү өчен җидти мөмкинлекләре барлыгын искәртте.

Татарстанның премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, Татарстанда хәзерге вакытта 860 мең гектарда уңыш җыелган, 2,5 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading