Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авырып киткән икән. Шуңа да кичә парламенттагы сессияне аның урынбасары Юрий Камалтынов алып барды.
Фәрит Хәйрулловичның милли-сәяси гадәтләренә тугры калып, Юрий Зимелевич утырышны: «Хәерле көн, хөрмәтле депутатлар», - дигән сүзләр белән башлап җибәрде.
Ленин исемендәге мәдәният сараена - икенче сулыш
Депутатлар, ниһаять, киләсе елгы бюджетның очына чыкты. Беренче укылыштан соң бюджетның закон проектына республиканың Министрлар кабинеты белән Дәүләт Советы депутатларыннан 357 төзәтмә килеп ирешкән. Барысы да исәпкә алынып, закон проекты икенче һәм өченче укылышта кабул ителде. Шулай итеп, 2017 елда республиканың керемнәре - 178 миллиард сумны, чыгымнары 185,6 миллиард сумны тәшкил итеп, бюджет кытлыгы 7,5 миллиард сум булачак.
КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, Казандагы Ленин исемендәге мәдәният сараен, Ленино-Кокушкино авылындагы музейны һәм Буа районындагы мунчаны төзекләндерүгә акча бүлеп биргәннәре өчен, рәхмәтен җиткерде. Сессиядә катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов:
- Борчылмагыз, Ленин исемендәге мәдәният сарае, Казандагы Ленин музее кебек, тиешле дәрәҗәдә булачак, - диде.
Сүз уңаеннан, Дәүләт Советындагы бер кәнәфи бушап калды - депутат Ольга Павлова Россия Дәүләт Думасына китеп барды. Аның урынына Казан федераль университетының инновацион эшчәнлек буенча проректоры Андрей Артемьев килде. Ул социаль сәясәт комитетында эшләячәк.
Сессиядә тоткарланган транспорт чараларын махсуслаштырылган урынга күчерү, аларны саклау, кире кайтару турындагы законга үзгәрешләр кертелде. Депутат Николай Рыбушкин үзгәрешләр хакында чыгыш ясаган Рафил Ногмановка:
- Кагыйдә бозган машинаны алып китмәскә дә була. Әгәр ул башка машиналарның хәрәкәтенә комачау итмәсә, йозак кулланып, урынында калдырырга була бит. Бу арзангарак төшәр иде, - диде.
Рафил Ногманов әйтүенчә, андый йозакларны ЮХИДИ йөк машиналарына карата куллана. Федераль законда блок-йозаклар җиңел машиналарга карата да кулланылырга мөмкин диелсә дә, аның тәртибе күрсәтелмәгән. Рафил Ногманов журналистларга соңрак болай дип аңлатты:
- Блок-йозакларны кую турында аерым закон юк. Аны кемдер сатып алырга, тоткарланган машинага кидерергә, кидерүче кешегә хезмәт хакы түләргә кирәк. Ә законда бу әйберләр каралмаган. Килешәм, алып кителгән машинаны кире барып алу баш бәласенә әйләнә, - диде.
Туфан Миңнуллин, исән булса, нәрсә дияр иде?
Татарстанда хокук бозуларны профилактикалау турындагы закон проекты буенча фикер алышырга Дәүләт Советына кермәгән партия әгъзаларын да чакырдылар.
«Трудовой фронт» фиркасенең Татарстандагы вәкаләтле вәкиле Риф Зарифуллин фикеренчә, республикада хокук бозуларның 30 проценты җиңел акча эшләргә теләүче яшьләргә бәйле. Янәсе, андыйлар күңелләренә хуш килмәгән белгечлек буенча белем ала да, укып бетергәч, кая барып бәрелергә белмиләр, йә кибеткә сатучы булып урнашалар, йә листовкалар тараталар, йә җинаять юлына басалар.
Риф әфәнде әйтүенчә, республикада 120 меңнән артык юрист исәпләнә, Совет чорында алар 40 мең булган. Хәзерге югары уку йортлары иск гаризасы да язып бирә алмаучы булдыксыз белгечләрне әзерләп чыгара. Риф Зарифуллин фикеренчә, законнарны ничек читләтеп узарга кирәклеген белүче юристларның да бер ише шулай ук кыек юлга баса.
- Олы яшьтәгеләрне төп башына утыртуның тулы бер системасы уйлап табылган. Андый адымга барган кешеләрнең әхлак дәрәҗәсе бик түбән, билгеле. Әйтик, тиешле җиһаз урынына картларга шуңа охшаш берәр уенчык тоттыралар, 150 сумлык әйберне берничә меңгә сатып җибәрәләр. Эчке эшләр министрлыгы андый җинаятьчеләр белән проблема зурга киткәнче үк көрәшә ала. Кызганыч, хокук сакчылары алданучылар күпләп арта башлагач кына бу мәсьәләгә игътибар бирә, - диде.
Аның сөйләвенчә, яшьләрне, вакытында туктатып, күңелләренә хуш килгән белгечлеккә борып җибәрергә кирәк. Шул ук вакытта хокук бозуларны профилактикалау максатында, «Трудовой фронт» партиясе вәкиле чамадан тыш күп булган югары уку йортларын кыскартырга тәкъдим итә.
- Россиядә яшьләрнең 85 проценты югары белем ала, Германиядә - 40 процент, калганнары урта махсус белем бирү йортларына керә. 90нчы еллар уртасында бездә барлык яшьләрне интеллигент итеп тәрбияләү сәясәте башланды, бу дөрес адым түгел, - диде ул.
«Мир и единство» партиясенең республикадагы вәкаләтле вәкиле Альберт Шәрипов сөйләвенчә, Татарстанда хокук бозуларны профилактикалау максатында күп эш башкарылса да, җитешсезлекләр дә юк түгел.
- Күптән түгел Казанның Киров районындагы полиция бүлегендә булдым. Идәндәге линолеум тишкәләнеп, җиһазлар таушалып беткән, кабинетта икешәр тикшерүче утыра. Ял бүлмәләре дә юк, төшке ашларын да эш урынында гына ашыйлардыр. Шушындый түбән эш шартлары хокук сакчыларының хезмәтенә тискәре йогынты ясыйдыр, дип уйлыйм. Бу хокук саклау системасына карата ихтирам дәрәҗәсен чагылдыра. Бюджетта полиция бүлекләрендәге бүлмәләрне ремонтлауга акча каралсын иде, - дип фикере белән уртаклашты ул.
Ә КПРФ партиясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов мәрхүм Туфан Миңнуллинның сүзләрен искә алды.
- Туфан абый исән булса, болай дип әйткән булыр иде: «Хокук бозулар кешенең культурасы булмау аркасында килеп чыга. Культуралы кеше беркайчан да үзе кебекләргә ташланмый. Бөтен нәрсәне өстәл янына утырып хәл итәргә кирәк», - Хафиз әфәнде шулай дигәч, залда утыручылар елмаешып алды. Ник дигәндә, билгеле булганча, ноябрь башында ике КПРФчы - Хафиз Миргалимов белән Артем Прокофьев эләгешеп алды.
- Хокук бозуларны профилактикалау - фәлсәфи төшенчә. Кешеләр төрле шартларда яши. Бүгенге базарның максаты - табышка теләсә нинди юл белән ия булу. Әти-әниләр ике-өч эштә эшләп, аларның балаларын телевизор, интернет, социаль челтәрләр тәрбияли. Алар виртуаль һәм реаль дөньяның чикләрен югалта бара. Махсус закон кирәк тә бит, әмма төптән уйласаң, тәрбиягә бик зур игътибар итү мөһим. Ике ел элек мәктәп укучылары белән очрашканда, «Сезнең өчен иң кадерле әйбер нәрсә?» - дип сорагач, «Акча!» диделәр. Шаккаттым. Бу мәсьәлә белән җәмәгатьчелек палатасы да шөгыльләнергә тиеш. Профсоюзларның максаты да - эшчеләрне елга бер-ике мәртәбә митингка алып чыгу гына түгел, ә кешеләр белән эшләү. Очрашу вакытында бер әби үз балаларының наркоман, эчкече булулары һәм пенсия алганын көтеп торулары турында сөйләде. Өйләрендә бернәрсә калмаган, участковый бер чара да күрми.
Хокук бозуларны профилактикалау - суд, прокуратура, тикшерү комитетының гына кайгысы түгел. Галимнәрне дә җәлеп итәргә кирәк, - дип белдерде Хафиз Миргалимов.
Татарстанның Юстиция министры Лариса Глухова әйтүенчә, партия вәкилләренең тәкъдимнәре закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә исәпкә алыначак.
120 мең сумны ничек янга калдырырга?
Хөкүмәт сәгатендә Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү хакында сөйләде.
Баксаң, электрон хезмәтләрдән республика халкының 65,2 проценты файдалана икән. Росстат мәгълүматлары буенча, шушы юнәлештә ил күләмендә без - беренче урында. Икенче урында - Мәскәү, өченчедә - Калининград өлкәсе. Россия Президенты күрсәтмәсе буенча, 2018 елга һәр төбәктә халыкның кимендә 70 проценты елга бер тапкыр булса да электрон хезмәтләрдән файдаланырга тиеш.
Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында 1700 меңнән артык кеше теркәлгән, тәүлегенә 38 мең кеше керә, 240 хезмәт күрсәтелә. Җәмәгать урыннарында 410 терминал урнаштырылган. Программаны телефонга да күчереп була.
Иң еш кулланыла торган бүлекчәләр: торак-коммуналь хезмәтләр, юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны түләү, балалар бакчасына чиратка язылу. Коммуналь хезмәтләрне электрон рәвештә түләп, көненә 120 мең сум янга калдырыла. Никахлашучыларның 94 проценты гаризаларын электрон рәвештә тапшыра.
Бу елның 10 аенда порталда 66 миллионнан артык хезмәт күрсәтелгән, 8 миллиард сумга түләүләр башкарылган. Иң актив җирлекләр арасында - Чаллы, Түбән Кама һәм Саба районы.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Комментарийлар