16+

Рөстәм Миңнеханов гольф буенча VII Хәйрия турнирын ачу тантанасында катнашты

Рөстәм Миңнеханов гольф буенча VII Хәйрия турнирын ачу тантанасында катнашты

Бүген Казан янындагы «Свияжские холмы» гольф-клубы территориясендә Татарстан Президенты Кубогына гольф буенча VII Хәйрия турниры старт алды. Турнирны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, «Роналд Макдоналд йорты» Хәйрия фондының идарә рәисе Хәмзәт Хасбулатов һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә Президентныңның матбугат хезмәте.

Ярышларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Иркутск, Екатеринбург, Красноярск, Казан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 60 уенчы катнаша.

Турнир кысаларында җыелган барлык акчалар Казандагы «Роналд Макдоналд йорты» - ата-аналар өчен бушлай гаилә кунакханәсенә тапшырылачак. Узган елда хәйрия җыемнары 2 миллион сумнан артык тәшкил итте. Бу юлы исә оештыручылар 3 миллион сумнан артык акча җыйды, дип яза Татар-информ.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов барысына да рәхмәт белдерде һәм турнирда ел саен гольф уйнарга яратучы дистәләгән кеше катнашуын искәртте. Ярышларда җыелган барлык акча изге гамәлләргә сарыф ителә, дип ассызыклады ул.


«Әлеге уникаль һәм бик кызыклы чара инде күркәм гадәткә әверелде. Безнең хәйрия фондына ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Президентына зур рәхмәт», - диде, үз чиратында, Хәмзәт Хасбулатов.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Роналд Макдоналд йорты» Хәйрия фонды генераль директоры Светлана Поляковага фондны үстерү өчен символик чек тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading