Визит кысаларында Татарстан Республикасы һәм Курган өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзаланачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы делегациясе составында - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать министры Марат Әхметов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башка рәсми затлар.
Комментарийлар