Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов казанлылыр өчен Питрәч районының Кошчак авылы җирлегенә керүче территориядә яңа зират сызымын раслап, имза куйган. Зират комплексы 351 миллион сумны тәшкил итәчәк, аны киләсе елда файдалана башлау планлаштырыла.
- Кошчак авылы җирлегендә 86,6 гектарлы ике җир кишәрлеге билгеләнде. Бу урын "М-7 Волга" федераль автотрассасының 824нче чакрымы тирәсендә,-дип, хәбәр итте "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Казанның ритуаль хезмәтләр оештыру буенча идарә җитәкчесе Марат Ишкин.
Яңа зиратта кабер рәшәткәләре тотарга, биек булып үсүче яфраклы агачлар утыртырга рөхсәт ителмәячәк. Тәбәнәк чыршылыр һәм куаклар утыртырга ярый.
- Гамәлдәге зиратларда биек агачлар авып, кабер ташларын вата, рәшәткәләрне җимерә. Кешеләр кабер ташларын иминиятләштерсеннәр иде. Соңгы вакытта гына да өч кеше зираттагы кабер рәшәткәләренең очлы тимерләренә егылды. Әлеге корылмаларны куючылар рәшәткәләрдәге очлы тимерләрне киссеннәр иде,- дип үтенде Марат Ишкин.
Казанда муниципаль карамакта 33 зират исәпләнә. "Арча", "Самосыр", "Коры елга" һәм Мамадыш трактындагы мөселман зираты иң зурлары. Салмачы бистәсе янәшәсендәге "старообрядческое" каберстаны иң кечкенәсе, ул 0,12 гектар урынны били.
Яһүдләрнең дини җәмгыяте зират өчен җир сорап, Татарстан Президентына мөрәҗәгать иткән булган. Мамадыш трактындагы мөселман зиратыннан төньяктарак яһүд каберлеге өчен урын рәсмиләштерелгән.
- Казанда крематорий кулланылмый. Кошчак авылы халкы яңа зират проектына кагылышлы җәмәгать тыңлаулары вакытында крематорий төзүгә каршы чыкты. Яңа зират шушы авыл җирлегенә урнаша бит. Мин үзем крематорий кирәк, дип, саныйм. Крематорий файдаланылса, яңа зираттагы урын проект-сызымнарда каралганча, утыз елга гына түгел, ә йөз елга җитәр иде,- диде Марат Ишкин.
Башкала мэры Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашканда, беренче сүз итеп: "Җәмәгать зиратлары өчен җир кишәрлекләре булдыруда ярдәмнәре өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә рәхмәт! Зират өчен җир мәсьәләсен хәл итү республиканың беренче Президенты белән үк башланган иде",- диде.
- Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, диелгән,- дип, татарчалатып та әйтеп алды Илсур Метшин. Ул: "Зиратлар - шәһәрнең дә, авылның да йөзе",-дип, зиратларны хәстәрләп тотарга, мәрхүм туганнар каберләренә баргалап йөрергә чакырды.
Казанда узган елдан башлап, ун зиратта җирләнгән урыннар электрон тәртиптә дә исәпкә алына. Бүгенгә cemetery. kzn.ru сайтына 138 мең кабер мәгълүматы теркәлгән. Әлеге сайтта Казанда җирләүгә кагылышлы норматив актлар һәм тарифлар белән дә танышырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар