16+

Рөстәм Миңнехановның Президент сайлаулары вакытында АКШка сәяхәте очраклылыкмы?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе күптән түгел Америка Кушма Штатларында өч көнлек эш сәфәрендә булып кайтты.

Рөстәм Миңнехановның Президент сайлаулары вакытында АКШка сәяхәте очраклылыкмы?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе күптән түгел Америка Кушма Штатларында өч көнлек эш сәфәрендә булып кайтты.

Бу сәфәр нәкъ менә Америкада сайлаулар нәтиҗәсе билгеле булган көнгә, президент итеп Дональд Трамп сайлану вакытына туры килде. Дөрес, Татарстанның Министрлар кабинетында узган, Татарстан Президентның Америка Кушма Штатларына сәфәреннән соң нәтиҗәләр белән таныштыруга багышланган матбугат конференциясендә моны очраклылык дип атадылар. Татарстан делегациясенең Америкага сәфәре ярты ел элек үк билгеләнгән булган. Шул ук вакытта бу очрашу ике ил арасында икътисади вәзгыятьне җайларга ярдәм итәр дигән өмет барлыгын да яшермиләр.

Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләгәнчә, Рөстәм Миңнеханов Америкада дөньякүләм танылган компанияләр эшчәнлеге белән танышты.

«Боинг" корпорациясе - дөньяда иң алга киткән компанияләрнең берсе булып санала. Алар аена 42 самолет җитештерә, товарлары 3-5 елга алдан ук сатылып бетә. Аларның эш тәҗрибәсен башка илләрдәге компаниеләр дә уртаклаша. Очрашу вакытында Татарстан белән "Боинг" арасындагы хезммәттәшлек турында сөйләшкәннәр. Киләчәктә Иннополиста "Боинг" пилотына күнекмәләр узу өчен үзәк булдыру нияте дә бар.

Шулай ук кондитер эшләнмәләре җитештерү буенча дөньяда "Иң яхшы 100 компания" исемлегенә кергән "Марс" оешмасын чимал белән тәэмин итү мәсьәләсе дә уйланыла. Әлеге компаниядә коры сөткә сорау зур икән. Хәзер Татарстанда җитештерелгән продукциянең аларның стандартларына туры килердәен эзлиләр. Ике ай эчендә бу мәсьәләдә ачыклык керер дип ышана җитәкчелек.

Татарстанның инвестиция-венчур фонды Америкадагы кайбер компанияләр белән инде биш елга якын хезмәттәшлек итә. Очрашу вакытында Ford Motor компаниесенең Вице-президенты Стивен Биган Татарстан - Россия сәнәгать өлкәсендәге алга киткән төбәкләренең берсе дип күрсәткән. Шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасында биш ел дәвамында Форд-Соллерс компаниясе заводларының уңышлы эшләп килүенә дә басым ясаган. Сәнәгать өлкәсеннән тыш, мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә дә уртак проектлар тормышка ашырыла, мәгълүматлаштыру һәм мәгариф тармагында IBM, Microsoft, Intel һәм Google белән үзара хезмәттәшлек җайга салына. Икътисад министрлыгы белән берлектә Саклык банкы һәм Google компаниясе оештырган "Бизнес-класс" программасында 14 меңнән артык эшмәкәр укырга өлгергән.

MasterCard белән берлектә эшли башлаган "Татарстан Республикасында яшәүче картасы" проекты да уңышлы эшли башлады. Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина MasterCard компаниясен 2017 елның маенда узачак Kazansummit форумында катнашачагын да искәртте.

Сәфәр кысаларында Татарстан делегациясе Америкадагы татар диаспорасы вәкилләре белән дә очрашкан. Берлингейм шәһәрендәге (Калифорния) Татар йорты залында узган чарага 50дән артык кеше җыелган. Гомумән, Америкада 2 меңнән артык татар яши. Рөстәм Миңнеханов Америка төрки-татар ассоциациясе активына ватаннарыннан ерак булуга карамастан, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне, телне саклап калу һәм үстергәннәре өчен рәхмәтен белдергән.

Татарстан Республикасы Президенты бөтен дөнья татарларын берләштерә торган татар телен өйрәнү буенча "Ана теле"онлайн системасы, "ТНВ-Планета" иярченле телеканалы, "Тatarile" глобаль социаль челтәре, башка проектлар турында да сөйләгән. Калифорния губернаторын бизнес-делегация белән Татарстанга килергә һәм Сабан туе бәйрәмендә катнашырга чакырган. Америка татарлары исә Рөстәм Миңнехановка татар телен өйрәнү буенча махсус кулланма, әдәбият җитми икәнен дә әйткәннәр. Шулай ук татарча-инглизчә сүзлек чыгару эшендә ярдәм сорап та мөрәҗәгать иткәннәр. Очрашу Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән "Туган тел" җыры белән төгәлләнгән.

Кыскасы, ничек кенә булмасын, Америка безнең белән хезмәттәшлек итәргә әзер, Татарстан өчен бу ике арадагы элемтәләр икътисадны үстерүдә зур этәргеч булачагына шик юк, бары җиң сызганып эшлисе генә калды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading