Хезмәт хакын арттыру
Еллык коллегиядә аграрийларның хезмәт хаклары турында да сөйләде министр. Бүгенге көндә тармакта уртача хезмәт хакы 22,7 мең сумны тәшкил итә.
Хезмәт хакы 22,7 мең сум булганда, ул икътисад буенча уртача 34 мең сум тәшкил итә. Аена 15 мең сум белән эшчеләрне тотып калып булмый. Әгәр авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакын башка тармаклар белән тигезләмәсәк, тармакка җәлеп итәргә кыен булачак. Шуның өчен авыл хуҗалыгында хезмәт хакы арту темпларын арттырырга кирәк. Якындагы ике елда Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 22,8 меңнән 30 мең сумга кадәр артырга тиеш, - диде ул.
Бу максатларга ирешер өчен акчалата керемне 150 млрд сумга кадәр күтәрергә кирәклеген әйтте.
Марат Әхмәтов экспорт темасына да кагылды. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан продукциясе 46 илгә чыга. Лидерлар - «Казан май завод», «Нәфис-Биопродукт», «Эссен-продакшн», «Татспиртпром», «Таткрахмалпатока», «Акульчев», «Челны-холод», «Зәй шикәре». Ләкин бер генә сөт җитештерүче дә юк. Шуңа күрә министр заводларга Кытай базарына чыгарга кушты.
Без экспортның бу юнәлешендә лидерлар булырга тиешбез. Минем теләгем – бу юнәлешне эшкә җигү. Әлегә Татарстаннан Кытайга аккредитация алган бер генә компания да юк, – диде ул.
Сыерларны арттырырга кирәк
Коллегиядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады. Ул авыл хуҗалыгы югары уку йортларының ректорларын түбән рейтинг өчен шелтәләде. Авыл хуҗалыгы буенча артта калган районнарның башлыкларын бастырып сүкмәсә дә, күрсәткечләрен арттырып язган районнарга кисәтү ясалды. Аның тел төбеннән аңлашылганча, бу мәсьәләдә Алабуганың гаебе булган.
Имин булып күренүнең арты хәерле булмый аның. Мин бу турыда берничә тапкыр әйткәнем бар. Мондый ахмаклыклар белән шөгыльләнмәгез. Отчетлар ясаган вакытлар артта калды инде. Без дә бит районда эшләгән кешеләр, аның ничек эшләнгәнен бик яхшы беләбез. Кайберәүләр хәтта нәрсә язганнарын да карап тормый, – диде Президент.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов узган ел республиканың 6 районында кош гриппы таралу очрагы буенча да тиешле тикшеренүләр алып барырга кирәклеген әйтте. Шулай ук ялган сөт продукциясенә катгый контроль ясарга кушты. Аның сүзләренә караганда, ялган сөт продукцияләренең күп өлеше мәктәпкәчә һәм башка мәгариф учреждениеләре, медицина оешмалары, сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмалары ашханәләрендә ачыклана.
Әлеге тармакка аеруча зур әһәмият бирергә кирәк. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе һәм ветеринария хезмәте тарафыннан әлеге вазгыятькә зур игътибар булырга тиеш. Бу халыкны сыйфатлы сөт продукциясе белән генә тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, - диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саннарын саклап калу мәсьәләсенә дә тукталды. Президент билгеләп үткәнчә, ун ел элек 100 йортка уртача 54 сыер туры килгән.
Бүген бу күрсәткеч нибары 21 генә. Авылның тормышы терлек асрау белән бәйле, аннан башка аның яме һәм матурлыгы юк. Без авылда тәрбияләнеп үстек. Сыерың булмаса, тормыш алып барып булмый. Хәзерге вакытта халыкта биш яки сигез башка кадәр мини-фермалар төзелешенә ихтыяҗ зур. Әлеге юнәлешне дә игътибарга алырга кирәк, - диде ул.
Шулай ук сыер асраучыларга ярдәм итәргә кирәклеген дә әйтте.
Татарстан терлекчелек үсешенә аеруча зур игътибар итә. Хәзерге вакытта шәхси хуҗалыкларда савым сыерларының баш санын саклап калу мөһим бурыч. Республикада шәхси хуҗалыкларда терлек санын арттыруга юнәлтелгән программалар уңышлы эшләргә тиеш. Шәхси хуҗалыкларда терлек асраучыларга субсидия, терлек азыгы, көтүлек җирләре белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә булышырга кирәк. Ниндидер этәргеч булырга тиеш. Югары Ослан, Питрәч, Лаеш кебек районнарда 100 ишегалдына алты баш сыер туры килә. Бүгенге көндә потенциал бик зур, чөнки сөтне базарда сатарга һәм яхшы табыш алырга була, - диде Татарстан Президенты.
Фото: tatarstan.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар