16+

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстанда төрле конкурслар уздырыла

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстанда төрле конкурслар уздырыла

Татарстанда санитар-экологик икеайлыкны уздыруга 5-6 миллион сумга якын акча бүлеп бирелә. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

Бу акча төрле чаралар һәм конкурслар уздыруга юнәлдерелгән. Чынлыкта исә, бюджетны санап карасаң, чыгымнар суммасы күпкә күбрәк, чөнки транспорты, кирәк-яраклары да кирәк", - дип белдерде министр.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында актив татарстанлылар арасында "Экомәктәп", "Экогаилә", "Экопредприятие", "Эковуз", "Экобакча" (балалар бакчасы өчен), "Экоҗәмгыять" (иҗтимагый экологик оешмалар өчен), "Экоүзәк" (шәһәр балалар экологик-биологик үзәкләр өчен) номинацияләре буенча конкурслар уздырылачак. "Татарстан Республикасының 100 яшел почмагы" бәйгесе кысаларында иң актив мәктәпләр һәм балалар бакчалары үз территорияләрен ямьләндерү өчен үсентеләр алачак, бу исә өстәмә җәмәгать киңлекләре булдырачак.

Фәрит Габделганиев санитар-экологик икеайлык чорында барлык муниципаль берәмлекләргә чүплекләрне юк итү юнәлешендә калыплашкан эш оештыру заруриятен ассызыклый. "Йорт ишегалларын, мемориаль паркларны, скверларны, ял базаларын, бакчачылык ширкәтләре территорияләрен чүп-чардан чистартырга кирәк", - дип белдерде ул. Казан, Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнарында чүп җыю өчен контейнер мәйданчыкларын капиталь ремонтлау буенча эш планы төзелгән. Министр бу эшләрнең санаулы көннәр эчендә үтәлергә тиешлеген әйтте.

Фәрит Габделганиев идарәче компанияләр арасында былтыр үткәрелгән конкурсның быел да уздырылачагы турында белдерде. Бу шәһәрләрдә кайбер йорт ишегалларында халыкның өмәгә актив чыгуы, ә кемнәрнеңдер сүлпән булуы белән бәйле. "Эш шунда ки: кайчак халыкка вакытында игълан ителми. Йөзләгән кешеләр чыккан уңай мисаллар да бар. Былтыр өч идарәче ширкәтне үрнәк итеп күрсәттек. Әгәр авыррак эшләүче идарәче компанияләр булса, ниндидер чаралар уздырып, бүләкләр билгеләячәкбез", - диде министр.

Фәрит Габделганиев быел да муниципаль берәмлекләр арасында чисталык урнаштыру буенча бәйге үткәреләчәген әйтте. Анда ачыкланган законсыз чүплекләр саны, мәйданы, төзелгән беркетмәләр, чараларда катнашкан гражданнар саны, төзекләндерелгән, чистартылган су объеклары санына карап, җиңүчеләр билгеләнәчәк. Бу нисбәттән атна саен мониторинг уздыралачак.

Министр ел дәвамында мәктәпләрдә экология дәресләрен уздыру дәвам иттереләчәген әйтте. 1 нче мартта ул беренче дәреснең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Казан гимназияләренең берсендә үтүен, ә аннары 2 нче марттан башлап барлык муниципаль берәмлекләрдә экология дәресе узганын билгеләп үтте. "Экология дәресләре, төрле экологик акцияләр дәвам итәчәк. Татарстан экология дәресләрен даими оештыру буенча лидер булып тора", - диде ул.



Татар-информ


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading