Бүген Казанда Россиянең 70тән артык төбәгеннән балалар табиблары җылды. Россия балалар хастаханәләре Ассоцияциясе конференциясендә балалар сәламәтлегенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыштылар, үзара тәҗрибә уртаклаштылар. Педиатрия өлкәсендәге инновацион технологияләрне чагылдырган күргәзмә дә оештырылган иде. Чараның Казанда узуы очраклы түгел. Быелгы конференция Республика балалар клиник хастаханәсенең 40 еллыгына багышлана.
Россия балалар хастаханәләре Ассоцияциясе конференциясе Казанда икенче ел үткәрелә. Бу - Татарстанда көчле медицина мәктәбе булуына, Ассоцияциянең актив эшчәнлек алып баруына тагын бер дәлил. Казан - мондый масштабтагы чара уздыру өчен иң отышлы мәйданчыкларның берсе. Биредә тәҗрибә уртаклашу, медицинадагы заманча алымнарны өйрәнү мөмкинлеге бар,- диде Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Чарага Республика клиник хастаханәсенең тарихын, бүгенге көнен чагылдырган фильм да әзерләнгән иде. Хастаханәгә моннан 40 ел элек нәкъ менә 8 июнь көнне нигез салынган. Ул Республикада балаларны дәвалау белән шөгыльләнгән махсуслашкан бердәнбер хастаханә була. Хастаханәдә 1975-2010 елларда баш табиб булып эшләгән Евгений Карпухин бу хакта горурланып сөйли.
- Япа-ялан кырда бина сала башладык. Ике ел дәвамында тәҗрибәле персонал тупладык. Үҗәтлегебез, тырышлыгыбыз аркасында хастаханәне Россиякүләм дәрәҗәгә күтәрә алдык, - ди.
Республика балалар клиник хастаханәсе Казан шәһәрендәге һәм Татарстандагы 17 яшькә кадәрле барлыгы 795959 балага хезмәт күрсәтә. Биредә 54 профильле бүлек эшләп килә. Төп максат - сабыйларга хастаханәдә икәннәрен оныттырырлык уңайлы шартлар тудыру. Табиблар медицина ярдәме күрсәтеп кенә калмый, психологик яктан да аңлап эшли.
- Электән килгән традицияләрне саклап, шул ук вакытта заманча технологияләргә нигезләнеп эш алып барабыз. Бездә очраклы кешеләр юк. Һәрберсе үз вазифасын яратып башкара, хезмәтенә җаваплы карый. Безнең миссиябез - һәр баланы кайгырту, - ди Республика клиник балалар хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев.
Заманча дәвалау-диагностика җиһазлары белән тәэмин итү, югары әзерлекле медицина кадларын туплау, медицина персоналының эшен оештыра белү нәтиҗәсендә хастаханә берничә тапкыр "Россиянең иң яхшы балалар хастаханәсе" булып танылган. Бу юлы да конференциядә Республика клиник хастаханәсенә медицина оешмаларының ирекле сертификация системасы таләпләренә җавап биргәне өчен "Медицина хезмәтенең куркынычсызлыгы һәм сыйфаты" турындагы сертификат тапшырылды.
- Сез, берсүзсез, һәрчак беренче булып калачаксыз, - диде Росздравнадзорның клиник-икътисад экспертизасы һәм мониторинг үзәге генераль директоры урынбасары Олег Швабский. (Сүз уңаеннан, Минзәлә район үзәк хастаханәсе һәм "Кама балалар медицина үзәге" дә Роздравнадзорның сертификациясен узды.)
Ничек кенә булмасын, иң мөһиме - ата-аналарның, балаларның республика клиник хастаханәсенә биргән бәясе, - ди Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин.
40 ел эчендә Республика балалар клиник хастаханәсендә 1 миллион 159 мең сабый дәваланган, 260 меңнән артык операция ясалган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар