Ризидә белән Андрей ике ул үстерәләр. Олысына инде – 20 яшь. Әниләренең кондуктор булып эшләүләрен уллары өнәп бетермәсә дә, Ризидә үзе зарланмый. Эшен яратып башкара, һәр пассажир белән елмаеп сөйләшә, сорауларына тыныч кына җавап бирә, кирәк кешегә юл өйрәтә. Гадәттә, автобуста көнаралаш эшлиләр. Кайчакта берничә көн рәттән дә чыгарга туры килә. Ял көне дә тик торганнары юк Фикляевларның. Әле экскурсиягә баралар, әле дуслары белән ял итәләр, һәр көнне файдалы уздырырга кирәк, диләр. Фитнеска йөрергә дә вакыт табалар. Андрейның, озак утырып йөреп, аркалары авырта икән, файда булсын дип, спорт белән шөгыльләнергә булганнар.
Автобуста кеше әллә ни күп түгел.
– Җәйгә кими, чемпионат вакытында гына эш кызу иде. Хәзер студентлар, мәктәп укучылары өстәлде, – ди Ризидә.
Автобус салоны барлыгы 100дән артык кешегә исәпләнгән.
Шоферга таләпләр катгый. Автобус кабинасына чит кешене, хәтта кондукторны да утыртып йөрү тыела, телефоннан сөйләшергә, тәмәке тартырга ярамый. Моның өчен штраф каралган. Андрей, үзенә җайлы булсын өчен, аяк астына ап-ак йонлы палас җәйгән. Машинаны оекчан гына йөртә. Көне буе ботинкада аяклар ара ди.
Кондуктор эш урынында махсус формадан булырга тиеш. Артык кыска, ачык киенергә рөхсәт ителми. Куе кызыл алъяпкыч шактый авырайган. Кесә тулы тимер акча. Кулыма валидаторны тотып, пассажирларга таба атлыйм. Бу – транспорт картасыннан акча салдыра торган җайланма. Кондуктор аның төзеклеген һәрчак күзәтеп торырга тиеш. Ризидә аның өчен үзе белән һәрчак запас батареялар йөртә. Валидатор аша билет сатудан кондукторга – 50 тиен, шоферга 1 сум акча кала. Күп түгел, ләкин тамчыдан күл җыела дигәндәй, көн ахырына икесенә 1000 сумга якын «тама».

Бүгенгә план – 9 мең сумлык билет сату. Кондуктор автобус салонын көненә ничә тапкыр урый икән? Мин берничә тукталышны да чак уздым, тотынмыйча атлап та булмый, диңгездә чайкалган кебек. Ахырдан пассажирларга акча кайтарганда, билет биргәндә, егылмас өчен, тигезлекне сакларга тырыша башладым. Автобус туктагач та, гадәт буенча, чайкалып тордым әле.
«Беренче урында – кеше»
Пассажирларны йөртү турындагы кагыйдәләр буенча, кондукторның билетсыз кешене автобустан төшереп калдырырга хакы бар икән. Дөрес, бу кондукторның үзеннән тора. Караңгыда, салкында да кешене урамда калдыру кызганыч. Соңгы арада куян булып йөрүчеләр сизелерлек кимегән. Ризидә әйтүенчә, пассажирлар белән сүзгә килмәвең хәерле. Итагатьле, ягымлы булу сорала.
– Кычкырышып, кәефең генә бозыла. Кондукторның халәте шоферга күчә, аннары ул борчыла, шуңа да сабыр булырга тырышам. Бәхәсләшергә яратучылар очраса, сүзне мәзәккә борам. Икенче таләп – кешене истә калдыру. Иртә белән хәтер яхшы була әле, тик кичкә таба, бер кешедән берничә тапкыр билет сорыйм кайчак, – дип көлә әңгәмәдәшем. Яшьләр арасында өлкәннәргә урын бирмәүчеләр дә борчый кондукторны. – Күп нәрсә тәрбиядән килә, үсмерләрнең олы кешегә каршы әйтүләре бер дә матур күренеш түгел, – ди ул.
Автобус салонында әйберләрен онытучылар да бар. Еш кына сумка, телефон, транспорт карталарын калдыралар. Табылдыкларны ПАТПның диспетчер хезмәтенә тапшыралар.
Кондуктор беренчел медицина ярдәме дә күрсәтә белергә тиеш.
– Берсендә җәйге эссе көндә ябык кына бер кыз аңын югалтып егылган иде. «Ашыгыч ярдәм» хезмәте килгәнче, ул кызга су эчердек, хәле җайлангач, ул бер пассажир белән тукталышта калды. Без маршруттан читләшергә тиеш түгел, соңга калырга ярамый, тик әгәр пассажирның хәле авыр икән, кеше – беренче урында, әлбәттә. Аны авыр хәлдә калдырмыйбыз, – ди Ризидә.
...Аяк калмады, өстәвенә ишек ачылган саен, җил керә. Тәрәзәләрдән дә өрә. Япсаң, һава юк кебек. Кыскасы, түземлегем биш-алты сәгатькә генә җитте. Ә Фикляевлар әле кичке сәгать унга кадәр йөриячәкләр. Аннары ПАТПга кайтып, кабат медицина тикшерүе узасы, машинаны, акчаларны тапшырасы бар. Автобусны пөхтә итеп юып калдырырга кирәк. Салон эчен, идәннәрен кул белән юалар икән. Хәер, моны авыр эшкә санамыйлар да. «Чисталык үзебез өчен кирәк, пөхтә салонда эшләве дә рәхәт», – диләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар