16+

«Шәһри Казан»лылар сынатмый: ике журналистыбыз тырыш хезмәтләре өчен бүләкләнде

«Шәһри Казан»лылар сынатмый: ике журналистыбыз тырыш хезмәтләре өчен бүләкләнде

Бүген "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов Татарстан республикасы гаммәви мәгълүмат чараларында күпьеллык нәтиҗәле хезмәт куйган журналистларга Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында "Шәһри Казан" фотохәбәрчесе Илдар Мөхәммәтҗанов та бар иде.

Бу көннәрдә хезмәттәшебез Зөһрә Садыйкованы да "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Андрей Кузьмин күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен грамота белән бүләкләде.

Хезмәттәшләребезне әлеге уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Яңа үрләр, иҗади уңышлар юлдаш булсын сезгә, коллегалар!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading