16+

Станислав Черчесов: “Җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген беләм мин”

Кичә Россия җыелмасы җаваплы матч алдыннан "Казан-Арена" стадионында тренировка уздырды. Тренерлары Станислав Черчесов "җиңү өчен иртәгә нәрсә эшләргә кирәк икәнен беләбез" дип җанатарларны өметләндерде.

- Иртәгә илнең спорт тормышы хәл ителә. Мексика җыелмасы турнирларда лидер, ләкин бу кәгазьдә генә. Безнең өчен ул мөһим түгел. Алар үз эшләрен башкара, без үзебезнекеләргә игътибарны юнәлтергә тиеш, - ди Черчесов. - Без үз континентыбызда чемпион булмаган бердәнбер команда. Димәк, без баштан ук соңгы урында идек. Һәрвакыт берәр адым алга омтылабыз. Без Мексика җыелмасын хөрмәт итәбез, ләкин безнең бүтән вариантлар юк. Безгә җиңү кирәк, моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеген беләм мин, - диде тренер.

Уенда җиңү яулаган ике команданың берсе ярымфиналга чыгачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading