Стационар ачылды
Казанның Совет районында 8 нче дәваханәнең яңа дәвалау-диагностика корпусы файдалануга тапшырылды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанның Совет районында 8 нче дәваханәнең яңа дәвалау-диагностика корпусы файдалануга тапшырылды.
1963 елда төзелгән дәваханә бинасы, шактый искергәнлектән, 2006 елда ябылган иде. Шунлыктан, шәһәр хакимияте төп бинага янкорма төзү турында карар чыгарды. Яңа корпусның беренче катына йогышлы авырулар блогы, профилактика һәм белгечләр бүлеге урнашкан. Икенче катта көндезге стационар һәм диагностика кабинетлары урын алган. Гомумтабиблык практикасы бүлеге - өченчедә, тиздән шушы катка хатын-кызлар консультациясе дә күчереләчәк. Соңгы дүртенче катны администрация блогы били.
Яңа корпусны төзү 80 миллион сумга төшкән, янә 6 миллион сумга медицина җиһазлары сатып алынган. Учреждение белән Казан мэры Илсур Метшин да танышты. Ул: «Совет районындагы Дәрвишләр бистәсендә 3 урында фельдшер-акушерлык пункты, Нагорныйда амбулатория, Азино микрорайонында балалар өчен зур дәваханә ачылды. Дәрвишләр бистәсендә көндезге стационар ачу турындагы вәгъдәбезне дә үтәдек. Бистәдә хәзергә төрле биналарга урнашкан балалар дәваханәсен дә бер корпуска туплау мәсьәләсен хәл итәрбез», - дип ышандырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча студент отрядларының 3,75 мең вәкиле эшкә урнашачак
-
#Җәмгыять
Дару өчен компенсацияне ничек рәсмиләштерергә?
-
#Кыскача яңалыклар
«Кызым чак кына агуланмады...»: җырчы Рәфис Кәлимуллин киңәш сорый
-
#Кыскача яңалыклар
Кинорежиссер Александр Далматов һәм актриса Гөлшат Әбделманова өйләнештеләр
-
#Шоу-бизнес
“Күп булса – ялыктыра, аз булса – җитми кала”, яки “Супер хитлар” концертына рәхим итегез!
Комментарийлар