16+

Субсидияләр бетерелү тиражлар кыскаруга һәм басмаларның ябылуына китерергә мөмкин

Киләсе елдан газета-журналларга язылу бәяләре арта – 10 процентка да, 20гә дә түгел, 60-70 процентка! Ике тапкырга кыйммәтләнә дигән сүз бу!

Субсидияләр бетерелү тиражлар кыскаруга һәм басмаларның ябылуына  китерергә мөмкин

Киләсе елдан газета-журналларга язылу бәяләре арта – 10 процентка да, 20гә дә түгел, 60-70 процентка! Ике тапкырга кыйммәтләнә дигән сүз бу!

Сәбәбе – илнең донор төбәкләре, шул исәптән Татарстан өчен вакытлы матбугат басмаларын таратуны субсидияләү бетерелә. Билгеле булганча, социаль әһәмияткә ия басмалар өчен почта хезмәтләренә 25 процент ташлама ясала иде. 2027 елдан аңа өметләнеп булмаячак. Билгеле бер чаралар күрелмәсә, безнең “Шәһри Казан” газетасына язылу бәясе дә 64 процентка күтәреләчәк.

Әлеге уңайдан Татарстан Журналистлар берлеге Россиянең Цифрлы үсеш министры Максут Шадаевка субсидияләүне саклап калуны сорап хат юллаган. Берлек рәисе Илшат Әминов сүзләренчә, бу карарны дәшми генә кабул итү мөмкин түгел. Бу мантыйкка да туры килми, шул ук вакытта гаделсезлек тә.

Донор төбәк буларак прәннек белән сыйлыйсы урынга, камчы белән кизәнү булып чыга түгелме соң бу?
Татарстан илнең иң күп укый торган төбәкләренең берсе булып торуын да истән чыгарырга кирәкми, моны Россия китап берлеге бер тапкыр гына билгеләп узмады.

Журналистлар берлеге юллаган хатта билгеләп үтелгәнчә, субсидияләр бетерелү тиражлар кыскаруга һәм басмаларның ябылуына да китерәчәк.  “Моннан тыш, республика халыклары телләрендә чыгучы газеталар аерым роль уйный, алар даими рәвештә махсус хәрби операция зонасына якташ сугышчыларга җибәрелә”, – дип ассызыклады Илшат Әминов.

“Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең медиадиректоры Алсу Исмәгыйлева билгеләп узганча, вакытлы матбугатның 60-70 процентка артуы төп аудиториябез – пенсионерлар һәм социаль яктан аз тәэмин ителгән категория кешеләрнең кесәсенә сугачак.

“Казанские ведомости” газетасы баш мөхәррире Венера Якупова әйтүенчә, хәбәрләрне интернеттан уку белән бергә бездә басма матбугатны уку гадәте әле дә саклана. Әмма шул традициягә тугры калучыларның 1,5 мең сумга газетага язылу мөмкинлеге булмаячак.

– Цифрлы технологияләрне үстерү мөһимлеге турында гел әйтелә. Әмма нәкъ менә басма матбугатта әдәби телнең саклануын истән чыгармаска кирәк. Пушкин, Достоевский, Тукай, Җәлилләр үзләренең иҗатларын газетага язудан башлаган, – диде ул. “Биектау хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Эльвира Мустафина да, аның сүзен куәтләп, “газета теле бетсә, әдәби тел дә бетә. Безнең балалар нинди телдә сөйләшәчәк? Безгә шул фикерне җиткерергә кирәк” дип белдерде.

Венера Якупова басма матбугатның тагын бер ролен билгеләп үтте. “Барлык федераль каналларда балаларны кәгазьдән укырга өйрәтү кирәклеге турында сөйлиләр. Гаджетларның зыяны турында медицина тикшеренүләре нәтиҗәләре дә барлыкка килде. Безгә болар хакында да язарга кирәк. Җәмгыять безнең яклы булсын”, – ди ул. Җәмгыять дигәннән, Финляндияне мисал итеп китерде. “Анда йөз генә язылучысы булган газетаны да япмыйлар, чөнки ул кешеләрне бергә туплый торган бер берләшмә. Бер кечкенә генә район газетасы да иҗтимагый функцияне үти”, – ди “Казанские ведомости” газетасы баш мөхәррире.

«Яшел Үзән» газетасы баш мөхәррире Илсөя Садыйкова, бәя арту алай ук кесәгә сукмасын өчен, күчеш чоры сорарга кирәк дип саный. Шулай ук, журналистларга хас эмоциональлекне калдырып торып, безгә ташламаны кире кайтарыгыз дип теләнергә түгел, саннар белән сөйләшергә кирәк дигән фикердә.

– Тираж булмау сәбәпле күпме кеше эшсез калырга мөмкин. Моның белән республика күпме салым югалта. Шуларны дәлилләп фактлар белән китерсәк, бәлки сүзебезгә колак салырлар, – ди ул.
“Төбәкнең уңышы ул – анда яшәүчеләрнең уңышы. Аларны мактыйсы урынга, киресенчә килеп чыга” дип сүзгә кушылды Эльвира Мустафина.

Моннан тыш, хәзер төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре социаль әһәмиятле басмалар өчен язылу шартларын яңадан карау таләбе белән коллектив мөрәҗәгать әзерләргә сүз куешты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading