16+

Сынау матчы көнне Казанны кайбер үзгәрешләр көтә

Сынау матчы көнне Казанны кайбер үзгәрешләр көтә

17 май көнне "Казан-Арена" стадионында Казан "Рубин"ы Мәскәүнең ЦСКА футбол командасы белән очраша. Матч 19.30 сәгатьтә башлана. Әлеге уен Конфедерация Кубогы алдыннан тест матчы булачак. Шуңа да аны оештыру Кубок барышына тәңгәл китереп эшләнелә.

- Иң беренче чиратта җанатарның шәхесен билгеләүче системаның эшчәнлеген карыячакбыз. «Соңгы миль» эшчәнлеген сынаячакбыз, ягъни стадион янәшәсендәге территорияне, юл хәрәкәтен тәртипкә китерәбез. Күзәтүче корылмаларның эшчәнлеген карыйбыз. Әлеге матч стадионның ни кадәр әзер булуын күрсәтәчәк. Конфедерация Кубогы вакытында сораулар тумас дип уйлыйм, - диде Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов.
Матч булган көнне 17.30 - 23.30 сәгатьләр аралыгында "Казан-Арена" территориясендәге юллар өлешчә ябылачак.

- Юл йөреше стадион тирәсендә яшәүче кешеләр үз машиналарында өйләренә кайтып җитә алсын дигән принциптан чыгып төзелде. Биредә яшәүчеләргә юл ябылу турында төпле мәгълүмат җиткердек. Җәмәгать транспортлары да өлешчә туктатыла. 5, 6нчы тармвайлар график буенча эшлиячәк. Ләкин алар "Адоратский" белән "Ветеринария академиясе" аралыгындагы тукталышларда туктамаячак. Юл ябылу вакытында троллейбуслар йөреше бөтенләй туктатыла. Җанатарларга стадионга бару уңайлы булсын өчен "Энергетика университеты" тукталышыннан, "Савиново" сәүдә комплексы" тукталышына кадәр өстәмә автобус маршруты булдырыла. 15 махсус автобус йөриячәк. Шулай ук Ямашев проспекты, Чистай, Сабгат Хәким урамнарында җәяүлеләр өчен махсус зона бүлеп биреләчәк, - диде Казан шәһәре башкарма комитетының спорт проектлары бүлеге җитәкчесе Роман Ивачев.

Матчка алынган билетлар җәмәгать транспортыннан бушка файдалану хокукын бирми.

Уен барышында Казан урамнарындагы тынычлыкны 2500 полиция һәм Росгвардия вәкиле саклаячак. Шулай ук Казан кунаклары өчен ун өстәмә машина кую урыны булдырылачак. Алар хакында һәм юл йөреше буенча башка сораулар турында ЮХИДИ хезмәткәрләреннән дә белешеп булачак.
Алмаз Мингулов матч барышында "Казан-Арена" стадионы трибуналары тулачак, ди. Әлегә 25 мең кеше җанатар паспорты алган. Исегезгә төшерәбез, матчка бару өчен билет һәм җанатар паспорты булырга тиеш. Моның өчен башта rubinfans.ru сайтына кереп теркәлергә, 11 саннан торган код алырга, аның ярдәмендә fan-id.ru сайтында гариза тутырырга кирәк. "Родина" кинотеатры һәм Четаев урамы, 10нчы йорт адреслары буенча җанатар паспортын алып була. Матч көнне җанатар паспортын алу өчен өстәмә пункт та эшлиячәк.


Матч вакытында өлешчә ябылучы урам исемнәре:

Сибгат Хәким урамы (Әмирхан проспектыннан алып Чистай урамына кадәр)

Чистай урамы (Абдулла Бичурин урамыннан Ямашев проспектына кадәр, Абдулла Бичурин урамы ягыннан барганда)

Ямашев проспекты (Адоратский урамыннан - Себер трактына кадәр)

Гаврилов урамы (Чуйков урамыннан - Чистай урамына кадәр)

Академик Арбузов урамы (Журналистлар урамыннан - Ямашев проспектына кадәр, Журналистлар урамы ягыннан барганда)



Фото: prokazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading