16+

Табиблар тәмәкегә бәяләрне күтәрергә чакыра

Быелның 1 июненнән рөхсәтсез урыннарда тәмәке тарткан өчен гражданнарга 500 сум штраф салына башлый.

Табиблар тәмәкегә бәяләрне күтәрергә чакыра

Быелның 1 июненнән рөхсәтсез урыннарда тәмәке тарткан өчен гражданнарга 500 сум штраф салына башлый.

31 майда бөтен илләрдә «Тәмәкесез көн» халыкара акциясе үткәрелә. Шушы чарага багышлап, «Татмедиа» агентлыгында матбугат конференциясе булды. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ләйлә Фазлиева җәмәгатьчелек белән тәмәке тартучыларга каршы көрәшү зарурлыгын искәртте. Роспотребнадзор оешмасының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов сөйләгәнчә, быелның 1 июненнән ерак араларга баручы поездларда, корабларда, шулай ук кибетләрдә, рестораннарда, ашханәләрдә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, подъездларда, спорт биналарында тәмәке тарту тыела. Ярминкәләрдә, күчмә сәүдә оештырылганда, тәмәке продукциясе сатарга ярамый. Тимер юл, автобус һәм елга вокзалларында тәмәке сату чикләнә. Балигъ булмаганнарга тәмәке сату рөхсәт ителми. Кальян тарту тәмәке тарту сыйфатында санала. Закон таләбен бозган юридик затларга 60 мең сумга, шәхси предприятиеләргә 30 мең сумга, гражданнарга 500 сумга кадәр штраф салына. Балалар уен мәйданчыгында тәмәке пыскытып утыручылар 2 мең сум штраф түләргә мәҗбүр булачак.
Республика наркология диспансерының баш табибы урынбасары Степан Криницкий китергән мәгълүматларга караганда, Россиядә тәмәке тартучылар 44 миллион. Тәмәке тарту сәбәпле, илебездә ел саен 400 мең кешенең гомере өзелә. Россиядә халыкның 40 проценты тәмәке тарта, Кытайда бу күрсәткеч 28 процент кына. «Тәмәкесез көн» халыкара акциясе Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдиме белән 1988 елдан үткәрелә башлый. Әлеге оешма барлык илләргә тәмәкегә салымны һәм бәяләрне күтәрү мөрәҗәгате юллаган. Степан Криницкий: «Тәмәкегә бәяне 10 процентка күтәргән очракта гына да дөньяда 10 миллион кешенең гомере саклап калына», - ди.
Тәмәке тартуга каршы көрәш чараларына кагылышлы сорауларны 5-62-56-40 «Кайнар элемтә» телефоны аша бирергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading