16+

Тарифлар тагын күтәреләчәк

Казанлылар бу атнада торак-коммуналь хезмәтләр өчен хисап-фактураларны 1 июльдән арткан тарифлар буенча алачак.

Тарифлар тагын күтәреләчәк

Казанлылар бу атнада торак-коммуналь хезмәтләр өчен хисап-фактураларны 1 июльдән арткан тарифлар буенча алачак.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин чыгышында әйтелгәнчә, бәяләр уртача 7 процентка арта. Салкын су белән тәэмин итү - 5, су бүлеп бирү - 5, җылылык белән тәэмин итү - 5,6, газ - 15 һәм электр энергиясе 5,8 процентка кыйммәтләнде. «Гомумйорт хисаплагыч приборларын төзекләндерү һәм алмаштыру өчен квадрат метрга 1,57 сум исәбеннән яңа тариф кертелде», - диде Искәндәр Гыйниятуллин. Казандагы һәр торак йортка гомумхисаплагыч приборлар куелган. Хисаплагыч приборлар 4-6 ел саен техник тикшерү узарга тиеш. Моның бәясе 12-15 мең сум.
Янә 1 сентябрьдән салкын су белән тәэмин итү - 2,7, су бүлеп бирү - 5,5 һәм җылылык белән тәэмин итү 6,2 процентка күтәреләчәк. Искәндәр Гыйниятуллин чагыштырып үткәнчә, үзгәрешләргә карамастан, Казанда фатир өчен түләүләрнең уртача бәясе Самара, Пермь, Түбән Новгород, Ульяновск, Уфа, Екатеринбург, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендәгедән түбәнрәк. Әгәр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр гаиләнең акча кеременең 21 процентыннан узып китсә, субсидия бирелә. «Казэнерго» челтәреннән җылылык алучы гаиләләргә дә субсидия каралган.
Мэр Илсур Метшин, мәсьәләгә мөнәсәбәттә үз фикерен белдереп: «Шәһәр хакимияте тарифларны тоткарларга тырыша. Йорт белән идарә итү тарифы 3 процентка киметелде. Газга тарифлар федераль үзәктән билгеләнә шул, без аны үзгәртә алмыйбыз. Торак милекчеләре ширкәтләре кулай тарифларны гомумйорт җыелышларында үзләре билгеләсеннәр», - диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading